Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Теләче районында яшәүче Гыйниятова Әнисә Габдерәүф кызының 5 декабрьдә 60 яшьлек юбилее

05 декабря 2023, 08:30

256

0

0

Теләче районында яшәүче Гыйниятова Әнисә Габдерәүф кызының  5 декабрьдә 60 яшьлек юбилее

Кадерле әниебез, сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз! Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын юллыйбыз. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, әти белән тигезлектә, балалар - оныклар куанычын күреп, бәхетле  мул тормышта яшәвеңне телибез. Аллаһ тәгалә кайгы - хәсрәт күрсәтмичә, балаларыңның игелекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә насыйп итсен. Әтиебез белән безне кадерләп үстереп,үз юлыбызны табарга булышканыгыз, яратып кайгыртканыгыз өчен зур рәхмәт! Безне сөендереп, озын-озак яшә, Әни!

Туган көнең белән котлап,


Җыелабыз синең яныңа.

Без бәхетле туган йортыбызда


Көтеп торган Әни барында.

Син булганда безнең тормыш матур,


Син бит безгә олы бер терәк.


Матур яшә, берүк исән-сау бул,


Син бит, Әни, безгә бик кирәк!

 

Сине яратып тормыш иптәшең Рафис, балаларың Сәйдәш - Алия, Рәдиф, Ләйлә, оныкларың Әмир, Азалия, кода  - кодагыең, барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев