Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Теләчедә яшәүче Кәримуллина Фәнзилә Мансур кызының 24 октябрьдә туган көне

24 октября 2022, 10:40

471

0

1

Теләчедә яшәүче Кәримуллина Фәнзилә Мансур кызының 24 октябрьдә туган көне

Кадерле, яраткан әние­без! Си­не 55 яшьлек юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтебезне, күңелдәге теләкләрне сүзләр белән генә әйтеп бетерергә мөмкин түгел, алар – чиксез дәрья. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Әни! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Алдагы көннәреңдә әтиебез белән тигезлектә, балаларыңның һәм оныкларыңның бәхетенә сөенеп, туганнарыңның таянычын күреп, кода-кодагыйларыңның ихтирамын тоеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.

Карашларың җылы яңгыр кебек,
Елмаюың айдай сөйкемле.
Шәфкатеңнең иге-чиге юк бит,
Кояш чәчкән нурлар шикелле!

Иң изге теләкләр белән әтиебез Илһам, балаларың Сиринә – Рушан, Илназ – Энҗе, оныкларың Раян, Сәйдә, Инсаф, кода-кодагыйларың һәм барлык туганнарың                 .

 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев