Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Теләче авылында яшәүче ӘБСӘЛӘМОВА ВЕНЕРА ЯЗИТ КЫЗЫ 8 июнь көнне үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

09 июня 2019, 08:28

916

0

0

Теләче авылында яшәүче ӘБСӘЛӘМОВА ВЕНЕРА ЯЗИТ КЫЗЫ 8 июнь көнне үзенең  80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Сине юбилеең белән котлап, иң изге, якты,  матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел син. Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.

Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.

Иң изге теләкләр белән Әхмәтҗановлар гаиләсе

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев