Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Теләче авылында яшәүче әтиебез ҺАДИЕВ ТИМЕРШАИХ КЫЯМ УЛЫның 65 яшьлек юбилее!

18 февраля 2019, 08:23

1040

0

0

Теләче авылында яшәүче әтиебез ҺАДИЕВ ТИМЕРШАИХ КЫЯМ УЛЫның 65 яшьлек юбилее!

18 февраль көнне Теләче авылында яшәүче әтиебез ҺАДИЕВ ТИМЕРШАИХ КЫЯМ УЛЫның гомер бәйрәме-65 яшьлек юбилее!
Кадерле әтиебез! Сиңа иң матур теләкләр генә юллыйбыз, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, сыйлы гомер, чиксез бәхетшатлыклар, имин тормыш, кайгы-борчуларсыз таңнар телибез. Килер көннәрең куанычлы, туасы таңнарын өметле, гомерең озын булсын. Киләчәктә дә әни белән без-балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен күреп, мул тормышта, исәнлектә-саулыкта яшәргә язсын сиңа.

Әтибез-безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,
Туган көнең белән котларга.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада.
Парлап канат кагу җиңелрәк,
Тормыш сезне ялгыз итмәсен.
Тормыш чишмәләре чылтырап аксын,
Мәнге-мәңге суы кипмәсен.

Иң изге теләкләр белән әниебез Нурзия, балаларың һәм оныкларың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев