Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Теләче авылында яшәүче ВАЛИЕВА НАИЛӘ НУРЕТДИН КЫЗЫның 5 октябрь көнне 60 яшьлек юбилее!

06 октября 2021, 09:59

463

0

0

Теләче авылында яшәүче ВАЛИЕВА НАИЛӘ НУРЕТДИН КЫЗЫның 5 октябрь көнне 60 яшьлек юбилее!

Сөекле әниебез! Сине чын күңелдән шушы бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Тормышыбызнең яме булып, шатлык-сөенечләрне бергә уртаклашып, алдагы көннәреңдә дә Ходай сине сәламәтлектән аермыйча, без - балаларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, оныкларыңа яраткан әби булып, озын-озак гомер кичерергә язсын. Бу дөньяның барлык рәхәтлекләрен тоеп, бергә-бергә яшәргә язсын. Күз нурыңны түктең безнең өчен, Йөрәк җылың булды гел юлдаш! Шатлыгыбыз арта сиңа карап, Безнең өчен бәхет син булгач! Гөмерләрең озын булсын, әнкәй, Бәхетләрең булсын гомерле. Белеп яшә, безнең өчен җирдә Син бик газиз һәм бик кадерле.

Сине яратып һәм хөрмәт итеп балаларың, оныкларың, кода-кодагыйларың исеменнән улың Ильшат, киленең Лилия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X