Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Теләче районы Төрек-Тәмте авылында гомер итүче әтиебез ТАҖИЕВ ИМАМЕТДИН БӘДЕРЕТДИН УЛЫның 70 яшьлек юбилее

09 марта 2019, 08:26

1138

0

0

Теләче районы Төрек-Тәмте авылында гомер итүче әтиебез ТАҖИЕВ ИМАМЕТДИН БӘДЕРЕТДИН УЛЫның 70 яшьлек юбилее

8 март көнне Теләче районы Төрек-Тәмте авылында гомер итүче әтиебез ТАҖИЕВ ИМАМЕТДИН БӘДЕРЕТДИН УЛЫның 70 яшьлек юбилее.

Газиз кешебез, кадерле әтиебез! Шундый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме - алдагы гомер елларын да сау-сәламәт булып, иминлектә, әниебез белән бергә тигез, мул, бәхетле тормышта, шатлык белән үтәргә язсын. Әниебез белән безне кадерләп, җил-яңгыр тидерми үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти! Гел шулай көләч, шат бул! Безне сөендереп,  әниебез белән бергә иңгә-иң куеп озын-озак яшә.

Маңгаеңда сырлар - үткән еллар,
Борчуларың эзе - ак чәчең.
Балаларың, әти, рәхмәт әйтә,
Котлы булсын синең 70 яшең.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Минзарига, кыз-кияүләрең, оныкларың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев