Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Теләчедә яшәүче ГАРИПОВА ФАУКНУР ЛӘБИБ КЫЗЫн юбилее белән тәбриклибез!

12 февраля 2019, 16:03

876

0

0

Теләчедә яшәүче ГАРИПОВА ФАУКНУР ЛӘБИБ КЫЗЫн юбилее белән тәбриклибез!

12 февральдә Теләчедә яшәүче ГАРИПОВА ФАУКНУР ЛӘБИБ КЫЗЫның  55 яшьлек юбилее

Күңелләребезнең якты кояшы, йорт-нигезебезнең җылысын сүндермичә саклаучы, ихлас, сабыр күңелле, игелекле әниебезне туган көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Син, әни, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле, таянычыбыз, яшәү өлгебез. Киләсе гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әтиебез белән бергә матур итеп тигезлектә яшәгез. Төпле киңәшең , җылы сүзең, нурлы йөзең өчен зур рәхмәт.

Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.

Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Иң изге теләкләр белән әтиебез Рафаэль, Радик- Раушания, Айгөл- Линар, Ильназ, Инсаф, Ислам, Риназ, Ильмир.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев