Теләче Информ

"Теләчеинформ" мәгълүмат үзәгенең баш мөхәррир урынбасары, журналист НИГЪМӘТҖАНОВ ФӘНИЛ НӘҖИП улының туган көне белән тәбрик итәбез!

--, 2 гыйнвар 2019 - 13:40
1473
0
0

2 гыйнвар көнне "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәгенең баш мөхәррир урынбасары, журналист НИГЪМӘТҖАНОВ ФӘНИЛ НӘҖИП улының туган көне белән тәбрик итәбез!

Хөрмәтле Фәнил Нәҗипович! Без Сезгә киләчәк тормышыгызда ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә һәм шәхси тормышыгызда зур уңышлар, һәрвакытта да көчле ихтыярлы, ярдәмчел, гадел һәм туры сүзле булып калуыгызны телибез. Үткен каләмегез беркайчан да тутыкмасын, иҗади табышлар юлдаш булсын, кадерле каләмдәшебез!

Гомерне бит еллар билгеләми,

Яшәү дәрте булсын күңелдә.

Сәламәтлек, бәхет, куанычлар

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

Ихтирам белән "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәге коллективы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: