Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Үзәк бистәсендә яшәүче әниебез Сәетова Рәмзия Камил кызына 11 декабрьда 60 яшь тулды

11 декабря 2023, 11:24

268

0

0

Үзәк бистәсендә яшәүче әниебез Сәетова Рәмзия Камил кызына 11 декабрьда 60 яшь тулды

Кадерлебез! Олы җанлы, сабыр, ярдәмчел булуың, безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, киңәшең белән ярдәм итеп торуың, әтиебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызны табарга булышканыгыз өчен мең рәхмәт.

Әниебез, сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш телибез. Картаюны сизмичә, яшәү дәртеңне сүндермичә, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, әти белән тигезлектә озак еллар гомер итәргә насыйп булсын. Гомер буе без – балаларың дип яшәдең. Бик зур рәхмәт сиңа, әни!

 

Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып,

Килә сине тәбрик итәсе.

Килә сиңа бәхет кенә теләп,

Матур сүзләр генә әйтәсе.

 

Әле һаман без дип яшисең син,

Күптән инде зурлар булсак та.

Аз булыр күк, әнкәй, синең өчен

Нинди изгелекләр кылсак та.

 

Без телибез сиңа бәхет, әнкәй,

Һәрвакытта бул үз көчеңдә.

Сине шулай исән-имин күрү

Бәхет бит ул безнең өчен дә!

 

Иң изге теләкләр белән әтиебез Фәнис, кызларың Рәмилә, Рәфинә, кияүләрең Рамил, Илназ, оныкларың Раяз, Айназ, Алмаз, Айрат, Зәринә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев