Хөрмәтле Айрат Гилванович!Туган көнегез – 45 яшьлек юбилеегыз уңаеннан ихлас котлауларыбызны җиткерәбез
Сезгә гаять җаваплы һәм халкыбыз өчен игелекле хезмәтегездә зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, бәхетле матур көннәр телибез.
Сез моңа кадәр районыбызны җитәкләгән шәхесләрнең эшен лаеклы дәвам итәсез. Төбәгебездә эшмәкәрлек үсеше өчен яңа мөмкнлекләр тудырыла, инвестицияләр җәлеп итү буенча зур эш алып барыла, яңа социаль объектлар, юллар төзелә.
Ару-талуны белмәс, тынгысыз һәм таләпчән җитәкче булу белән бергә, Сез киң күңелле, кешелекле шәхес, тәҗрибәле остаз да. Һәрбер көнегезне мәгънәле һәм эшлекле максатка омтылучан гамәлләргә багышлыйсыз. Районыбыз, Сезнең җитәкчелектә, Республикада алдынгылар рәтендә үзенең лаеклы урынын тота. Туган төбәгебезне тагын да матур итү, анда кешеләрнең яшәеше имин һәм уңайлы булсын өчен бөтен көчегезне куясыз.
Сез районыбыз өчен мөһим булган һәр нәрсәне йөрәгегез аша уздыручы, эш белән кайнаучы чын хезмәт кешесе. Фикерләү киңлеге, табигый зирәклек, яңалыкка омтылу, замана белән бергә атлау, һәр эш өчен зур җаваплылык хисе – асыл сыйфатларыгыз. Шуңа да Сез районыбызда гына түгел, ә республикабыз күләмендә абруй һәм хөрмәт казандыгыз.
Сезгә сәламәтлек, һәрьяклап мөлдерәмә тулы бәхет, күңел күтәренкелеге, яңадан-яңа куанычлар, гаиләгезгә иминлек телибез. Ышанычлы, тугры дусларыгыз һәрчак терәк булсын, куйган хезмәтегез үзегезгә бәхет-шатлык булып әйләнеп кайтсын!
Ихтирам белән, Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма
комитеты хезмәткәрләре.
Нет комментариев