Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хөрмәтле Илдус Фатихович! Сезне туган көнегез белән ихлас тәбрикләп, иң изге, якты, матур теләкләребезне җиткерәбез!

20 февраля 2024, 10:58

109

0

0

Хөрмәтле Илдус Фатихович! Сезне туган көнегез белән ихлас тәбрикләп, иң изге, якты, матур теләкләребезне җиткерәбез!

Сезнең тормыш һәм хезмәт юлыгыз чын хезмәт кешесенә - гаделлекне яратучы кешегә генә хас үрнәк юл. Нинди генә эшкә алынсагыз да сынатмыйсыз. Сез көчле ихтыярлы, изге күңелле, мәрхәмәтле, һәрвакыт түзем булып, сабырлыкны, акылны алга куеп эш итә белү сыйфатларыгыз белән күпләргә үрнәк шәхес. Бервакытта да авырлыклардан зарланырга, эшләгән эшләрегез белән масаерга яратмадыгыз. Шуңа күрә дә без Сезне хөрмәт итәбез, олылыйбыз һәм яратабыз.
Киләчәктә дә шатлыкларыгыз күп булсын, гаилә бәхетегез һәрвакыт якты балкысын!

Хөрмәт белән, Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев