Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хөрмәтле Нәҗип Нәкыйпович! Сезне туган көнегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз!

13 сентября 2022, 04:05

399

0

2

Хөрмәтле Нәҗип Нәкыйпович! Сезне туган көнегез  белән ихлас күңелдән котлыйбыз!

Бүген шушындый истәлекле көндә районыбызның бай һәм имин тормышы хакына куйган фидакарь хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтләребезне әйтәбез. Әхлакый принципларга таянып яши белүегезгә чиксез соклануыбызны белдерәбез.

Тормыш юлыгызга күз салсак, Сез язмышыгызны авыл хуҗалыгы белән бәйләгәнсез, гади колхозчыдан Татарстан Республикасының төп министрлыкларының берсендә җитәкче вазыйфаларына кадәр юл үткәнсез.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә тупланган олы тәҗрибә, туган җиргә мәхәббәт, һөнәри осталык һәм хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатларыгыз, еракка карап эш итә белүегез нәтиҗәсендә районыбыз ныклы адымнар белән алга бара. Кешелекле булуыгыз, фермерлар һәм агрофирма җитәкчеләре арасында яулаган абруегыз Сезне тагын да күркәм итә.

Нәҗип Нәкыйпович, Сез биредә һәр авылны һәр почмакны гына түгел, авыл кешеләренең ничек яшәвен беләсез. Аларның өмет-ышанычларын аклау өчен зур тырышлык куясыз.

Теләчедә яшәүчеләр буларак, әлбәттә, безгә төзек урамнарны һәм ишек алларын, яңа торак йортларны һәм социаль объектларны күрү рәхәт, район өчен мөһим булган бәйрәмнәрдә һәм чараларда Сезнең белән бергә булу күңелле. Барлык максатлар һәм бурычларны, социаль проектларны да Сез гади кешеләрнең ихтыяҗын күздә тотып гамәлгә ашырасыз.

Үзегездә туплаган тәҗрибә һәм яшәү дәртегез белән районыбыз иминлеге, аның тагын да зур уңышларга ирешүе өчен әле тагын күп еллар хезмәт итәрсез дип ышанабыз.  Теләче районы халкының ышанычы һәм теләктәшлеге Сезгә һәрвакытта да ярдәм итеп торсын.

Юбилеегыз көнне ихлас күңелдән ныклы сәламәтлек һәм тормышыгызда иминлек телибез. Эшегездә һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын, ә гаилә учагы балаларыгыз, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз җылысыннан балкып торсын!

 

Зур ихтирам белән,

Теләче муниципаль район Советы

һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре         13.09.2022

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев