Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакча эшләре

Әзер туфрак бик үк әзер түгел, яки ни өчен орлыкны әзер катнашмага гына чәчү дөрес түгел (КИҢӘШЛӘР)

Кояшның - җәйгә, кышның - сыерчык бураннарына, ә бакчачының үсентеләргә карый торган вакыты җитеп килә. Озакламый тәрәзә төпләребезне баклажаннар, бераздан татлы борычлар яшеллеккә күмәчәк, аннан инде башкалары китәчәк. Язга орлык хәстәрен күрми калучылар, булса да, бик сирәктер. Ә менә туфракка килгәндә... Хәтта шактый ук оста бакчачылар арасыннан да кайберәүләре моның...

Кояшның - җәйгә, кышның - сыерчык бураннарына, ә бакчачының үсентеләргә карый торган вакыты җитеп килә. Озакламый тәрәзә төпләребезне баклажаннар, бераздан татлы борычлар яшеллеккә күмәчәк, аннан инде башкалары китәчәк. Язга орлык хәстәрен күрми калучылар, булса да, бик сирәктер. Ә менә туфракка килгәндә...

Хәтта шактый ук оста бакчачылар арасыннан да кайберәүләре моның белән мәшәкатьләнүне кирәк дип тапмый. Көне килеп җиткәч, ки­беткә барырмын да алырмын: һәр үсенте өчен аерым яки барысы өчен дә яраклы катнашмаларның ниндиләре генә юк ич анда, дип кенә уйлый.

Өстәмә сыйфатында

Тик орлыкны әзер катнашмага гына чәчү дөрес түгел. Сәнәгатьтә туфракны торфка минераль ашлама кушып ясыйлар. Мондый катнашмада, артык йомшак булганлыктан, тамырларының туфракка берегә алмавы сәбәпле, үсен­те­ләрнең "егылуы" - бер хәл. Минераль ашламаларының күплеге дә борын гына төрткән үсемлекләргә зыяннан башканы китерми. Аннан килеп, көпшәк туфракка сибелгән су, тоткарланмыйча, шундук аска агып төшә. Шулай итеп, үсемлек тамырлары коры "тозак"ка килеп эләгә. Шуңа күрә тәҗрибәле бакчачылар сатып алынган туфракны фәкать үзләре әзерләгән катнашмага өстәмә сыйфатында гына куллана.

Әмма, җир кайда да шул бер җирдер инде ул, дип, көрәк тотып, якын-тирәдәге скверның чәчәк тү­тәлләре урынына юнәлү эш түгел. Ник дигәндә, бу туфрак үсем­лекләрне үстерә-үстерә "ары­­ган", эштән чыккан, туклык­лы матдә­ләреннән мәхрүм калган, корткычлар белән зарарланган. Бакча җирен дә нәкъ шул сәбәпле алырга кушмыйлар. Ахыр чиктә генә, туфракны башкача юнәтеп булмаса гына шуннан алырга кала.

Үсентеләрнең рәхәтләнеп үсүе өчен туклыклы туфрак кирәк. Ә бу компостка черемә, бакча туфрагы, агач чүбе, эре бөр­текле елга комы, торф һәм көл кушып ясала. Черемә - ике-өч ел дәвамында черегән тирес. Иң яхшысы - сыер "коймак"ларыннан ясалганы. Компост күчтәге "байлык"­лар­ның череп таркалуы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Анда череми калган үсемлек калдыклары булмас­ка тиеш. Комның исә елганыкы, эре бөртекле, юылган булуы әйбәт. Катнашманы көпшәккә әй­лән­де­рү өчен кирәк.

Торфны да шундый ук максаттан чыгып өстиләр. Коңгырт яки кара төстә булса яхшырак. Кулланыр алдыннан җилләтеп алалар. Агач чүбе микроорганизм­нарның үсеше өчен кирәк. Яңа гына икән, мочевина эремәсенә (2-3 литр суга 2 аш кашыгы мочевина һәм 10 кг агач чүбе) салып торалар. 2 сәгатьтән соң бер стакан төелгән акбур салып болгаталар һәм җылы бүлмәдә саклыйлар.

Бакча өчен янып-көеп йөрү­челәр үсентегә туфракны көзен әзерләп, суыкта ябык савытта сак­лыйлар. Кышын берничә тапкыр өйгә алып кереп, юка гына катлам (7-8 см) ясап җәяләр һәм су бөр­киләр. Микроорганизмнар, корткычлар һәм чүп үлән орлыклары җылынгач, туфракны янә суыкка чыгарып куялар.

Парлаучылар да бар

Ә инде иң уңган-булганнар туфракны су мунчасында парлыйлар (су кайнап чыкканнан соң 4 сәгать дәвамында) яки газ ми­ченә (120-125 градуслы) куеп, 45 минут кыздыралар. Әмма җылы­лык бе­лән эшкәрткәндә, зарарлы гына түгел, файдалы микроорганизмнар да үләргә мөмкин. Ул гынамы, температура кирәгеннән аз гына артыграк күтәрелсә, органик мат­дәләрнең күмергә әйлә­неп, үсем­лекләр өчен зарарлы мат­дәләргә әйләнү ихтималы да бар.

Помидор, баклажан, татлы борыч өчен туфрак катнашмасы җирдән (25-30 процент), торф яки черемәдән (30-50 процент), елга комыннан (25-30 процент) торырга тиеш. Ә инде кыяр, ташкабак, патиссон һәм кавын өчен тук­лыклы катнашманың "идеаль" составы болайрак: торф яки компост (5 өлеш), черемә (3 өлеш), кәсле җир (1 өлеш).

Шуннан соң гына 8 литрлы бер чиләк әзер катнашмага бераз (күп дигәндә өчтән бер өлеше күлә­мендә) кибет туфрагы һәм 40г суперфосфат өстиләр.
Помидор туфрак сыйфатына әллә ни таләпчән түгел. Шуңа кү­рә катнашмада җирнең өлешен 70 процентка кадәр җиткерергә була. Аны хәтта берни кушылмаган бакча туфрагында да үстерер­гә була.

Туфрак ясау өчен кирәкле ин­гредиентлар юк икән, нәрсә бар, шуның белән канәгать­лә­нергә туры килә. Тәҗрибәле бак­ча­чылар, үсемлек әйбәт үссен өчен, туфракка нәрсәләр өстәргә икәнен күз карашы белән үк чамалый. Һәр­хәлдә, шуны истә тотарга кирәк: "дөрес" туфрактан, учта йомарлагач, су саркып чыкмый, туфрак йомарламы ярылып, таркалып китми.

"Ватаным Татарстан" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев