1 март 2018 яңалыклары
-
Казанда шәхси самолет һәлакәткә очрау сәбәпле, Халыкара аэропорт ябылган
«Казан» Халыкара аэропорты, шәхси самолет һәлакәткә очрау сәбәпле, ябылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте. Барселонадан Казанга очкан самолет аэропортка төшкәндә, уң шасси покрышкасына зыян китерелгән булган. Бортта алты кеше - 4 пассажир һәм 2 экипаж әгъзасы булган. Һәлакәт аркасында җитәкчелек аэропортны вакытлыча ябарга карар иткән. Хәзергә...
-
Дилә Нигъмәтуллина кызының бөдрә чәч серен ачты (ФОТО)
Музыкант, аранжировкалар остасы Марат Мухин һәм җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның кызлары Сәфинә уникаль чәчләре белән тирә-юньне таң калдыра: вак-вак кына бөдрәләре төне буе бигудида торган диярсен. Ә аларның күплеге, аларның купшылыгы, аларның калынлыгы… Сәфинәнең прическасы сере белән уртаклашуын Диләнең үзеннән сорадык. - Дилә, бу бөдрәләрең сере нидә? - Сере бик гади:...
-
Татарстан халкы Рөстәм Миңнехановның туган көне уңаеннан җыр башкарды
Татарстан халкы Рөстәм Миңнехановның туган көне уңаеннан төрле телләрдә җыр башкарды. Әлеге ролик социаль челтәрдә урнаштырылган. Рөстәм Миңнеханов 1957 елның 1 мартта туган ТАССРның Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылында туган. Рөстәм Миңнеханов 2010 елның 25 мартыннан Татарстан Президенты булып тора.
-
Мәдәният хезмәткәрләре нәтиҗәләрен барлады.
28 февраль көнне район мәдәният йортында район мәдәниятенең 2017 елда ирешелгән уңышлары, борчыган мәсьәләләр хакында уртага салып сөйләшү-киңәшмә булды. Киңәшмәдә Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Фатих улы Зарипов, мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Хәким кызы Җәүһәрова, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хаҗинур улы Хәмидуллин, район башлыгы урынбасары...
-
Язның беренче көне белән!
Ап-ак карлы, салкын кышкы җиһан, Мамык шәлен салды бүгеннән. Хәзер инде җанга җылы өстәп, Яз кояшы сибә күгеннән. Энҗе тамчы тама тып-тып итеп, Кыектагы сөңге бозлардан. Йөрәкләр дә тибә җилкенсенеп, Яз сулышы өргән назлардан. Күлләвекләр ага, ярсып чаба. Челтер-челтер аның тавышы, Сайрар кошлар кайтып туган якка, Парын сайлап канат кагышы.......