1 март 2019 яңалыклары
-
Зона туры ярышларын үтте
Бүген, 1 март көнне, "Батыр" спорт комплексында "Дулкыннары" йөзү бассейнда, Теләче чаңгы базасында һәм Теләче урта мәктәбе тирында Бөтенроссия "Хезмәткә һәм оборонага эзер" (ГТО) кышкы фестиваленең республика этабы зона туры ярышлары булып үтте.
-
“Авыру бала тәрбияләүче ананың күңеленә: “Әллә балага агу эчертеп, үзем дә агуланып үлим микән?”, дигән гөнаһлы уйлар килә”
Кайгы-хәсрәт ничә төргә бүленә икән? Меңнәрчә төргә бүленеп, миллионлаган чаткысы белән йөрәкләрне өтә, газаплый. Бер-берсенә охшамаган хәсрәт-уйлар иза чиктерә адәм баласын. «Һәркем үзенчә бәхетсез» дип дөрес әйтәләр. Беркемнең дә «сарае» буш түгелдер ул. Ләкин бәхетсездән-бәхетсезләр – терелүенә өмете бик аз булган авыру бала тәрбияләүче әти-әниләрдер, мөгаен. Урын өстендә яткан бала турында әйткән дә юк. Андый баланың әти-әнисе нинди газаплы, озын юл үтәсен, моңа сабырлыклары, ныклыклары җитәрме-юкмы икәнен Ходай үзе генә белә.
-
СЕР ИТЕП КЕНӘ: КЫЗЛАР 8 Мартка НИНДИ БҮЛӘК КӨТӘ?
Әлеге язма егетләр өчен! 8 март турында булса да! Чөнки без биредә кызларның 8 мартка нинди бүләк көтүләре турында сөйләшәчәкбез! Бу сорауга җавапны кызларның үзләреннән да яхшырак белүче булмас. Шуңа күрә без тоттык та, алардан турыдан бәреп сорарга булдык.
-
Яңалыклар туып кына тора
1 март көнне туган якны өйрәнү музеена төбәк тарихчылары чираттагы очрашуга җыйналды.
-
Быел гыйнвар аенда хезмәт хакы үсеше акрынайган
Хезмәт хакы үсеше динамикасы 2016 елның уртасындагы минимумга – 0,2 процентка кадәр төшкән.
-
“Ялгышасың, акылыңа кил, ул хатынның айнык көне дә юк бит..."
Газапланып яшәгән көннәр инде онытылгандыр дип йөри идем, юк икән. Егерме ел элек булган хәл бүгенгедәй күз алдыма килеп басты. Ирем бер көнне өйгә кайтты да: “Безгә аерылышырга туры килер, мин башка берәү янына китәм”, – диде. Егылмас өчен стенага терәлеп, телсез калдым. Бераз һушка килгәч, караватта ятучы, яше дә тулмаган кызыбызга таба борылып: “Ничек шул сабыйны ташлап китәргә йөрәгең җитә?! Безне алыштырырдай кем ул, нинди хатын?” – дип инәлдем.
-
Татарстан халкы Рөстәм Миңнехановка туган көнендә якты хис-кичерешләр һәм ачышлар теләде
ТР Президенты туган көнен гаиләсе белән билгеләп үтәчәк.
-
Тоннель
25.02.2019 г. с 06:00 по 08:00 часов на территорий Тюлячинского муниципального района личным составом ОМВД России по Тюлячинского района проведена оперативно профилактическая мероприятие Тоннель.