3 апрель 2017 яңалыклары
-
Апрельгә халык сынамышлары: әтәч кычкырмаса – яңгырга, тузганак чәчәк атса – кыска җәйгә ишарә
Апрель ае керүгә карамастан, урамда һаман да әле кыш белән яз тартыша. Синоптиклар 2017 елның язы вакытыннан иртә килде дип белдерсә дә, җылы кояшлы көннәр аралаш карлап-буранлап та ала. Халык исә һәр күренешне гасырлардан килгән сынамышлар аша юрый. Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр. Апрельнең бишесендә Хозыр-Ильяс камчы...
-
Петербург метросында шартлау булган
Санкт-Петербургта "Сенная площадь" метро станциясендә шартлау булган, дип хәбәр итә матбугат чаралары үз чыганакларына сылтама ясап. Шаһитлар сүзләренчә, бик күп кеше зыян күргән. Социаль челтәрләрдә басылган фотолардан күренгәнчә, вагонның ишеге нык янчелгән, станциядәге платформа төтен белән тулган. Восстание мәйданы һәм Маяковскийга күчеш урынында чыгу һәм керү ябык. Беренчел фаразлар буенча,...
-
Лесной башлангыч мәктәбе һәм Шәтке урта мәктәбе укучылары республика конкурсында югары урыннар алдылар
31 март көнне Яшел Үзән муниципаль районының Карауҗа гомуми урта белем бирү мәктәбендә " Мин авылны сайлыйм" темасы кысаларында укучылар арасында фәнни - эзләнү эшләре буенча " Сулыкларның экологик торышы" VII республика конкурсы булып узды. Конкурста Лесной башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы - Сабирҗанова А., 4 нче сыйныф укучысы...
-
Шәтке урта мәктәбе укучысы Сарман районында узган экологик-географик темага фәнни конференциядә Дипломга ия булды
27 март көнне Сарман муниципаль районының Җәлил гимназиясендә "Татарстан Республикасының экологик-географик үзенчәлекләре" темасына укучыларның региональ фәнни-гамәли конференциясе булып үтте. Анда Шәтке урта гомуми белем бирү мәктәбеннән 10 сыйныф укучысы Мавлина Зәлия "Экологик сукмак. Карбонатлы тау токымнары" дигән эше белән чыгыш ясады һәм III дәрәҗә дипломга лаек булды.
-
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков үз теләге белән эшеннән китте
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковның, башка эшкә күчү сәбәпле, үз теләге белән эшеннән китү турындагы үтенечен канәгатьләндерде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы икенче кандидат билгеләнгәнче, Премьер-министр вазифаларын Премьер-министрның беренче урынбасары Алексей Песошин башкарачак.
-
1 апрель көнне район хакимияте бинасында Теләче хоккейчылары яулаган Кубокны тантаналы рәвештә тапшыру булып узды
Узган атнада районыбызның хоккей буенча ир-егетләр командасы республика беренчелегендә Чемпион исемен яулаган иде. Мондый дәрәҗәгә ул Чистайда республика чемпионаты беренче лигада "Б" дивизионында узган финал уеннарында лаек булды. Исегезгә төшерәбез: финал уеннарында Аксубай, Чистай, Кайбыч һәм Теләче командалары көч сынашты. Икенче һәм өченче урыннарда Кайбыч һәм Аксубай районы командалары калды....
-
Гөлләр чәчәктә утырсын дисәң...
Гөлләрегез мул итеп чәчәктә утырсын дисәгез, түбәндәге киңәшебезне истә тотыгыз. Бер литр җылы суга 10 гр чүпрә һәм бер аш кашыгы шикәр комы салып болгатабыз. Ике сәгать төнәткәч, әлеге эремәгә су кушабыз (1:5). Шуны көзен һәм кышын айга бер мәртәбә, яз һәм җәйдә ун көнгә бер тапкыр сибәбез. Чүпрәдәге фитогормоннар,...
-
Ике баласын җир куенына салган ана тарихы
Бала хәсрәтен дошманыңа да күрсәтмәсен, ди безнең халык. Бәгырь җимешләрен югалтканнар күңеленнән күз яшьләре белән бергә саркып чыккандыр бу гыйбарә. Мең газаплар белән тапкан, татлы төн йокыларыңны калдырып баккан өметең сүнеп, дөньяда яшәүнең мәгънәсе калмаганда тугандыр бу изге теләк... Әни булдым дигәндә генә... Барлык хатын-кызлар шикелле үк, Полина да әни...
-
Ике елда 13 илгә сәяхәт иткән Азат Кашапов: «Тормышта бар да мөмкин икәненә инандым»
Азат Кашапов - гап-гади Казан кешесе. Әмма ул ике ел эчендә 13 илгә сәяхәт иткән: Америкада акча эшләгән, Һиндстанда балалар укыткан, Польша, Япониядә белем алган. Казан федераль университетының Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар югары мәктәбе (ИТИС) студенты алдында бернинди чикләр дә, чикләүләр дә юк кебек. - Азат, сәяхәттә иң мөһиме...
-
Эльмира Кәлимуллина: «Минем әни белән, бик тырышсаң да, «йолдыз чире» белән чирләп булмый. Шундук шапылдатып җиргә төшерәчәк»
Эльмира Кәлимуллина турында белмәүчеләр юктыр да инде ул. Шуңа да, чибәр, талантлы кызның «Голос» проекты аша танылуы, Татарстан Республикасының атказанган артисты булуы турында сөйләп тә тормыйм. Ә менә аның дуслары телендә «кудряш» булуы, әнисенең «йолдызлык чире» мәсьәләсендә куырып кына торуын, нинди сорауга беркайчан да төгәл җавап бирмәячәге - болар турында...