4 июль 2018 яңалыклары
-
Казанда Елга техникумы янында “ГАЗель” капланган
Казанда Киров районында Елга техникумы янында “ГАЗель” капланган. Ян кырыена ауган йөк машинасы төшерелгән видео социаль челтәрләрдә чыкты.
-
Баулыда ачык бассейнда 18 яшьлек егет батып үлгән
Баулыда ачык бассейнда 18 яшьлек егет батып үлгән. Бу турыда район сайты хәбәр итә.
-
Путин чит ил паспорты алганда дәүләт пошлинасын арттыруны күздә тоткан законга кул куйды
Россия президенты Владимир Путин машина йөртү таныклыгы һәм чит ил паспорты алганда дәүләт пошлинасы күләмен арттыруны күздә тоткан законга кул куйды. Әлеге документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
-
30 градус эсседә Казан урамнары буйлап кайнар су ага
Казанның Чуйков урамы буйлап кайнар су ага. Җылылык торбасында авария аркасында җир өстенә кайнар су бәреп чыккан. Иртәгәгә кадәр якын-тирәдәге йортларда кайнар су да булмаячак, урам да ябылып торачак
-
Ятим итмә
Ике сәгать эчендә ул Уфаның автовокзалына килеп тә җитте. Уфа – аның яшьлек шәһәре. Хатирәләр шәһәре. Бирегә килгән саен хатирәләргә бирелеп, яшьлеген, бәхетле чакларын сагына иде ул. Яңадан яңара иде хисләре. Бүген дә шулай булды. Тик ничә генә килсә дә, Зәйтүнен очратканы булмады.