5 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Балтач егете Пенсильваниядә "TATAR" дигән автомобиль номеры алган (ФОТО)
Белүебезчә, Америка кушма штатларында цифр һәм хәрефләрдән торган гына түгел, ә тулы бер сүзне тәшкил иткән автомобиль номерларын теркәп була. Пенсильвания штатының зурлыгы буенча икенче урында торган Питтсбург шәһәрендә яшәүче һәм шунда укучы Балтач егете үзенең автомобиленә "TATAR" дигән номер теркәгән. Фотодан күренгәнчә, Ленар Мөхәммәдиев моңа бик шат. Чыганак һәм...
-
Данир Сабиров: “Нәрсә генә эшләсәң дә, кызык булырга тиеш – иң кыены шул” (ИНТЕРВЬЮ)
Бүгенге кунагыбыз - сәхнәне басып алган исәпсез-чутсыз җырчы, биюче яшьләребез арасында аеруча якты балкучы, искиткеч сәләтле пародия һәм нәфис сүз остасы, җырчы, биюче, тамада, гомумән, сирәк талант иясе - Данир Сабиров. Концертлары барганлыктан, гастрольдән кайтып кермәгән Данирны көчкә эләктереп, кафеда бер сәгать утырган арада аңардан шактый кызык мәгълүматлар "сыгып кала"...
-
4 гыйнвар көнне "Батыр" спорт комплексында 1999 елгы һәм яшьрәк кызлар арасында мини-футбол буенча ярышлар узды
4 гыйнвар көнне "Батыр" спорт комплексында мәктәп укучылары арасында Бөтенрәсәй спорт уеннарының муниципаль этабы кысаларында 1999 елгы һәм яшьрәк кызлар арасында мини-футбол буенча ярышлар узды. Ярышларда район мәктәпләреннән 7 команда катнашты. Җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде: 1 урын: Теләче мәктәбе 2 урын: Сауш мәктәбе 3 урын: Шәдке мәктәбе
-
Машина отам дип, 151 мең сум акчасын урлаткан
Хокук яклаучылар халыкны һаман саен алдакчыларның кармагына эләгүдән кисәтеп торуына карамастан, андый күңелсез очраклар кимеми. РФ Эчке эшләр министрлыгы Казан буенча идарәсенең "Дәрвишләр" 14нче полиция бүлеге хезмәткәрләре кеше алдалау факты буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе 2 бүлеге нигезендә чираттагы җинаять эшен кузгатты. 2015 елның 6 декабрендә көндезге сәгать 2ләр...