5 октябрь 2015 яңалыклары
-
Әниемә хат
Әнекәем, кире кайтмассың ахры, Башкайларым ташка орсам да. Эшем ташлап, зират ягына таба, Көннәр буе карап торсам да. Исән чакта әнием, оялдым шул, Рәхмәт әйтеп, битең үбәргә. Инде калды ачы үкенүдән, Күз яшьләрем генә түгәргә. Әнием бәгърем, бәхил итә күр син, Мин оялчан, гамьсез улыңны. Бар гомеремне бирер идем, әни,...
-
Арча-Теләче юлында поши бәрдергән машина йөртүче табылды
30 сентябрьдә Арча-Теләче юлында һәлакәт урынын калдырып качкан машина йөртүчегә карата хөкем карары чыгарылды. Ул РФ Административ хокук бозу кодексының 12.27 нче маддәсе 2 нче бүлеге (үзе катнашкан һәлакәт урынын калдырып китү) нигезендә гаепле, дип табылды һәм 1 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турындагы административ җәза билгеләнде. Моңа машина...
-
Нәфискә бергәләшеп ярдәм итик!
Теләче районының өченче номерлы "Шатлык" балалар бакчасы үзләрендә тәрбияләнүче, уртанчы төркемгә йөрүче Шәйхетдинов Нәфискә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Нәфискә хәзерге вакытта 4 яшь, табиблар аңа баш мие яман шеше диагнозы куйган. 4 сентябрьдә сабыйга 8 сәгатькә сузылган беренче опреция ясалган. Якын арада тагын операция булырга тиеш. Бу - авыруны җиңү...