6 март 2016 яңалыклары
-
Туган көнне бәйрәм итү үтереш белән тәмамланган
Төнлә Константиновка бистәсендә котычкыч хәл булган. Яшь егеткә дусты пычак белән кадаган. Егет алынган җәрәхәтләрдән үтгән, дип хәбәр итә Эфир-24. Полиция хезмәткәрләре яшьләр компаниясен шәхси йортларның берсендә тоткарлаган. 11 кешедән торган компания йортны туган көн бәйрәм итәргә арендага алган булган. Хокук сакчылары килгәндә барысы да исерек хәлдә булган һәм үз-үзен...
-
Көн саен концерт карыйбыз (“Туган җирем – Теләче” концертлары турында)
Әйе, бу көннәрдә районыбызның яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан игълан ителгән Теләче халкы "Туган җирем - Теләче" сәнгать фестивале кысаларында авыл җирлекләрендә яшәүче үзешчәннәрнең чыгышларын карап рәхәтләнә. 3 март көнне Иске Җөри авыл җирлеге үзешчәннәре һәм әлеге җирлек белән бәйле профессиональ артистлар - Айгөл Бариева, Илнат Фәрхуллин ("Казан егетләре"...
-
Алан урта мәктәбендә яңартылган музей ачылды
5 март көнне Алан урта мәктәбендә яңартылган музей ачтылар. Киләчәктә мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Кыямова җитәкләячәк музей авылның борынгы тарихын, колхозлашу, Бөек Ватан сугышы елларын, Ульянов-Ленин шәхесенә, партия эшенә бәйле документ-мәгълүматларны, мәктәп тарихын һәм данлы шәхесләрнең биографияләрен үз эченә ала. Музей үзе шәхси эшмәкәр Хәким Һадиуллин һәм...
-
8 мартка иң популяр бүләкләр ачыкланган
Россиялеләр 8 март алдыннан интернет аша иң күп нәрсә сатып алынган дип уйлыйсыз? Тикшеренүләрдән күренгәнчә бу….КИТАП икән. Бәйрәм алдыннан интернет-кибетләрдә китап сатып алулар икеләтә арткан. Моннан кала электроника, көнкүреш техникасы, ювелир эшләнмәләр, сумкалар һәм аксесуарлар заказ бирүләр күбәйгән. Шулай ук Интентет челтәрендә хатын-кызлар арасында идеаль бүләк турында сораштыру уздырылган. 76...