6 май 2016 яңалыклары
-
Таксистлар газ двигателен хуплый
Россиядә, мәгълүм булганча, транспорт чараларын газ ягулыгына күчерү буенча 2023 елга кадәр исәпләнелгән программа гамәлгә ашырыла. Татарстанда әлеге программада катнашсаң чыгымнарның 30 проценты кире кайтарып бирелә. Әле тагын 1,5 мең кубометр газ тутыру өчен ягулык картасы бүләк ителә. Юрибик затларга еллыкның бер проценты чикләрендә 6 яки 12 айга кредит алу...
-
Кичә район җитәкчелеге тыл һәм сугыш ветераннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән тәбрикләде
Кичә, 5 май көнне районыбызда тыл ветераннарын бәйрәм белән тәбрикләү чаралары булып узды. "Газпром" оешмасы иганәлеге ярдәмендә тыл ветераннарына махсус бүләкләр, Татарстан Президенты Рөстәм Миннехановның котлау хаты тапшырылды. Кичәгесе көнне әлеге бүләкләрне Теләче һәм Күкчә авылларында яшәүче ветераннарга тапшырдык. Теләче авылында ветераннарга бүләкләрне районның социаль яклау бүлеге башлыгы Фәридә Галимова...
-
Теләче районы балалар футбол командасы 4 - 5 май көнне Кукмарада узган футбол буенча Татарстан беренчелеге ярышларында уңышлы чыгыш ясады
4 май көнне Кукмарада 2005-2006 елгы малайлар арасында футбол буенча Татарстан беренчелегенең "Күн туп" беренче әйләнеш уеннары булып узды. Составында Теләче урта мәктәбе укучылары булган безнең команда (тренерлары - А.Р. Хәбиров) уңышлы чыгыш ясады: Әтнә районы командасын 1:0 исәбе белән җиңделәр, Кукмараны 3:2 белән отттылар. Шулай итеп, Теләче районы командасы...