6 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Түбән Саурыш башлангыч мәктәбендә бер бала быел мәктәпкә тәүге адымын ясады
1 сентябрь-Белем бәйрәме. Бу бәйрәмне һәр укучы зур түземсезлек белән көтеп ала. Шушы тантаналы көннән яңа уку елы башлана.Укучылар, әти-әниләр зур дулкынлану белән мәктәпкә әзерләнә. Түбән Саурыш башлангыч мәктәбендә барысы 4 бала белем алачак, шуларның 1се быел мәктәпкә тәүге адымын ясый. Бәйрәм кичәсендә район мәгариф бүлегеннән Нигематзянова Гүзәлия Захитовна, авыл...
-
Район ветеринария берләшмәсе табиблары тарафыннан шәхси хуҗалыкларда көзге профилактик чаралар уза
Бүген район ветеринария берләшмәсе табиблары тарафыннан шәхси хуҗалыкларда көзге профилактик чаралар Ташлыяр, Әбде, Алга һәм Петровский авыларында уза
-
“Рәнҗеше төшми калмас әле...”
Тәмам хәлдән тайган Гайшә карчык, ах-ух килеп, мунча буендагы гөлҗимеш күлә-гәсенә куелган эскәмиягә барып утырды. Үзе алъяпкычының итәге белән тирләгән маңгаен сөртә-сөртә сөйләнде: "Менә каһәр суккыры, керергә урын тапкан, чыгарга тапмый! Ярый, кирәген алды, йөрмәсен иде юкны эзләп". Сүз күрше тавыгы турында бара иде. Ачуың килмәслекмени! Кояш чыгу белән җим...
-
«Үтерергә теләмәдем, юкса, балтаның йөзе белән чапкан булыр идем» [ахырзаман галәмәте]
Людмила Кириллова 1927нче елда күршедәге Тәтеш районының Чуаш Чагылдымы авылында туа. Гомере Иске Мертледә уза аның. Ире Александр белән өч кыз үстерәләр. Хәзер үзләре дә 70 ягындагы балалары читтә яши. Хәер, 2013нче елда әтиләре дөнья куйгач, Ульянов каласында теркәлгән олы кызлары Эльвира Саксонова, күбрәк, әнисе янында төп нигездә тора. Аның...
-
Саба районында коткаручылар 70 яшьлек гөмбә җыючыны эзлиләр
Саба районында коткаручылар урманда югалган 70 яшьлек гөмбә җыючыны эзлиләр. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Алдагы көнне иртән Шәмәрдән авылында яшәгән 70 яшьлек ир-атның югалуы турында хәбәр алынган. Көндезен ир-ат карьерягына таба гөмбәгә дип китә һәм әйләнеп кайтмый. Эзләргә...
-
Баландыш төп мәктәбенә быел дүрт укучы беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде (фото)
1 сентябрь - Белем бәйрәме. Һәр ел саен , бу көнне, балалар җәйге яллардан сон, кулларына чэчэклэр тотып, сумкаларын асып мәктәпләргә килә. Баландыш төп мәктәбенә быел дүрт укучы беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Балачак , бигрәк тә мәктәп еллары, кеше гомеренен иң күңелле мизгелләре ул. Бу нәниләр өчен дә...
-
Сәламәтлек өчен файдалы продуктларга тамга салыначак
Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы россиялеләр арасында файдалы туклануныны популярлаштыру юнәлешендә эшли. Бу хакта РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Көнчыгыш икътисади форумда "Россия 24" каналына белдергән. Бу хакта "Известия" яза. "Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм азык-төлек продуктлары җитештерүчеләр белән сәламәт туклану программасы тулысынча гамәлгә ашырылсын өчен актив эш...
-
Игътибар! Иртәгә Теләчебездә ут булмый!
Район электр челтәрендә график нигезендә 7 сентябрь көнне профилактик тикшерү булачак. Шунлыктан Теләче районында ,иртәнге сәгать 9 дан кичке сәгать 17 гә кадәр электр энергиясе бирү туктатыла.
-
9 сентябрьдә Татарстан хаҗиларының беренче төркеме Казанга кайта
9 сентябрь төнендә Татарстан хаҗиларының беренче төркеме Казанга кайта. Бу төркемдә - 49 хаҗи. Татарстанның калган хаҗилары (1651 кеше) бу атнада Мәккәдән Мәдинәгә кузгала. Мәдинәдә Пәйгамбәр мәчетендә һәм аның каберендә булу, шулай ук шәһәр буенча экскурсия һәм Ухуд тавына сәфәр кылу каралган. Моннан тыш, Мөхәммәт пәйгамбәр тарафыннан һиҗрәт вакытында беренче...
-
28 - 3 cентябрь көннәренә Теләче районы өчен ПОЛИЦИЯ КӨНДӘЛЕГЕ
28 август көнне Теләченең ДОСААФ ишегалдында ике җиңел машина бәрелешә. Зыян күрүчеләр юк. Административ беркетмә төзелә. 30 август көнне ГЛОНАСС+112 системасы аша Үзәк авылы борылышында "Шевроле Нива" һәм "Газель" машиналары катнашында юл-транспорт һәлакәте булуы турында хәбәр алына. Зыян күрүчеләр юк. Административ беркетмә төзелә. Шул ук көнне Югары Мәтәскә һәм Лесной...
-
Үзәк урта мәктәбендә узган "Белем бәйрәменнән "(ФОТО)
1.09.2017 г. в МБОУ - Узякская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района РТ прошел праздник День Знаний! На празднике присутствовали гости: Глава Узякского сельского поселения Котников В.Н., начальник налоговой инспекции Шигабутдинов И.С., родители и жители поселка. В 2017-2018 учебном году в 1 класс пришло 11 учащихся. Для 9 и 11...