7 июль 2018 яңалыклары
-
Татарстанда һава торышы бозылганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә киңәш ителә
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе һава торышы бозылганда куркынычсызлык чараларын истә тотарга киңәш итә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Булмаган каравылчы өчен Татарстанда мәктәп директоры ике ел буе хезмәт хакы алган
Татарстанда мәктәп директоры "ялган" каравылчы өчен ике ел буе хезмәт хакы алып яшәгән. Ир-ат, үз вазифасыннан файдаланып, танышын мәктәпкә эшкә "урнаштырган" һәм аның өчен хезмәт хакы алып барган
-
Каен җиләгенең бер бөртеге 50 тиен тора яки җиләк сатып баеп буламы
Кемдер җәйне ял өчен көтсә, акча тәмен белгәннәр аны эш өчен сагынып тора. Мамадыш, Балык Бистәсе районы кешеләре өчен июнь-июль айлары урак өстенә тиң. Хәер, җиләк өлгергән дигәнне ишеткәч, үземнең йөрәгем дә урыныннан кузгала. Ялларга кайтканда кышлык запас кына түгел, гаилә бюджеты турында да кайгыртырга туры килә
-
Юдинода зур кибет яна
Социаль челтәрләрдә янгын турында видеоязмалар һәм фотолар чыкты. Юдинода “Анастасия”супермаркеты яна. Вакыйга урыныннан видеоязманы шаһитлар социаль челтәрләрдәге битләренә урнаштырганнар.
-
Теләчедә бәйрәм гөрли
Россиядә ел саен 27 июньдә Яшьләр көне билгеләп үтелә. Бу көнне өлкәннәр дә яратып бәйрәм итә. Алар да бит кайчандыр яшь булган, шуңа күрә бу бәйрәм барлык кешегә дә кагыла.