7 сентябрь 2016 яңалыклары
-
7 сентябрь көнне "Батыр" спорт комплексында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең киңәшмәсе булып узды
7 сентябрь көнне "Батыр" спорт комплексында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең киңәшмәсе булып узды. Әлеге утырышта 2015-2016 уку елына нәтиҗәләр ясалды һәм яңа башланган 2016-2017 уку елына бурычлар билгеләнде. 2015-2016 уку елында "Теләче" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең 5 бүлекчәсе (хоккей, көрәш, волейбол, армспорт һәм кул сугышы) эшләде. Әлеге бүлекчәләрдә...
-
"Татмедиа" оештырган бәйгедә катнашып безнең райондашларыбыз да кыйммәтле бүләкләр отты
"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте абунәчеләргә һәр ярты ел саен газета-журналларга язылып һәм бәйгедә катнашып, бүләк оту мөмкинлеге тудыра. Бәйгенең шарты буенча фәкать өч һәм аннан күбрәк басмага язылу кирәк. Моның өчен "Бәйге" билгесе белән, язылган басмаларның квинтация күчермәләрен 2016 елның беренче яртысы тәмамаланганчы бәйгенең шартында күрсәтелгән адрес буенча җибәрәсе иде. Җиңүчеләр...
-
6 сентябрь көнне Теләчедә авыл җыены булып узды (фотолар)
Авыл җирлекләренең 2016 елның яртысына нәтиҗә ясый һәм бурычлар билгели торган җыеннар дәвам итә. Аның чираттагысы, 6 сентябрь көнне, Теләче авыл җирлегендә, "Батыр" спорт комплексында булып үтте. Район башлыгы Илдус Зарипов, аның урынбасары Айрат Фәтхуллин һәм Теләче авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәмидуллин катнашында узган җыенда Теләче авылының социаль - икътисадый...
-
29 август - 4 сентябрь көннәренә Теләче районы буенча Полиция Көндәлеге
29 август көнне Теләче үзәк хастаханәсенең "Ашыгыч ярдәм" бүлегенә җиңелчә тән җәрәхәтләре белән Шармыш авылы кешесе ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Зыян күрүченең сүзләренчә, җәрәхәтне егылган вакытта алган. Шул ук көнне Орымширмә авылында яшәүче ир-ат Казан-Шәмәрдән юлында "Самсунг" маркалы кәрәзле телефонын югалтуы турында хәбәр итә. 30 август көнне ГЛОНАСС+112 системасы аша...
-
Дәүләт 30 яшькә кадәр ике бала тапкан әниләрне кызыксындыру юлларын эзли
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 30 яшькә кадәр ике бала тапкан яшь әниләр өчен өстәмә кызыксындыру чаралары булырга тиеш, дип саный. Бу хакта РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин җиткерде. "Хәзер иң зур проблема, минемчә, бездә беренче тапкыр бала табучы хатын-кызларның яше арта бара, - дигән министр....
-
Кыш җитәр, грипп килер – әзер булырга кирәк!
Кышын авырмау өчен көзен прививка ясатып өлгерергә кирәк, ди табиблар. Гриппка каршы вакцина хәтта тын юлларының кискен вируслы инфекцияләрен җиңелчә формада гына кичерергә ярдәм итә икән. Шуңа да белгечләр, үз сәламәтлеген кайгырткан һәр кешегә вакцинацияләнергә киңәш итә. Былтыр барлык Татарстан халкының 27 проценты прививка ясаткан иде. Моның файдасы тиде: шактый...