8 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Янгын турында хәбәр җиткерү җайланмалары 67 кешене коткарган
Быел 20 меңнән артык йортта шундый җайланмалар урнаштырылган.
-
Биш уй уңышка ирешүне тоткарлый
Аларны тизрәк башыгыздан алып ташлагыз! Белгечләр, кеше уйларының тискәре энергиясе тормыштагы уңышны тоткарлый, дип ышандыра. Энергия файда китерә башласын өчен кирәкмәгән уйлардан котылырга кирәк икән.
-
Казан Кремле янында йөгереп йөргән атны видеога төшергәннәр
Ат 1 Май мәйданы буенча чапкан һәм Казан Кремле территориясенә кермәкче булган.
-
Кыямәт көнендәге мәхшәрне күреп, яшь баланың да чәче агарыр
Дөнья бетү турында сүз әледән-әле чыгып тора. Дини гыйлемнәре зәгыйфьрәк кешеләр, бу сүзләргә ышанып, бер ара кибеттән шәм белән шырпылар алып кайтып куйды, банктан күпләп кредитлар алды. Майя индеецлары алып барган календарьга карап ахырзаман җитәчәк дигән көннәр шуның белән тыныч кына үтеп китте. Коръәндә куркыныч итеп сурәтләнгән Кыямәт көнендә булачак хәлләр күренмәде. Ахырзаманның кайчан җитәчәге билгеле булмаса да, галимнәр аның галәмәтләренә ишарә ясый. Алар нинди билгеләр һәм бу көн турында без нәрсә белеп торырга тиеш? Мәхшәр мәйданында адәм баласын нәрсә көтәчәк? Әлеге сораулар белән без Иске таш мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт ЮНЫСка мөрәҗәгать иттек.