9 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
Татарстанда төнлә 28 градуска кадәр салкын булачак
10 гыйнварда республика юлларында бозлавык саклана.
-
Быел Татарстанда БДИны видеога төшерү өчен 34 миллион сум сарыф итәчәкләр
Татарстанда бердәм дәүләт имтиханы 85 уку йортында үткәреләчәк.
-
“Ак Барс” хоккейчылары Чиләбедән җиңелеп кайта
“Ак Барс” һөҗүмчесе Михаил Глухов “Трактор” капкасына керткән алканы исәпләмәделәр.
-
Танылган көрәшче Рәшит Хәбибрахманов вафат
Кичә 66нчы яшендә классик көрәш буенча СССРның спорт остасы, Россиянең атказанган тренеры, грек-рим көрәше буенча дөнья чемпионы Рәшит Хәбибрахманов вафат булган. Татар һәм билбау көрәш вәкилләренә дә яхшы таныш ул.
-
Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 833 бала туган
Ләйлә Фазлыева фикеренчә, бу - Яңа ел алып килгән иң шәп саннарның берсе.
-
Хатынын кыйнаган Марат Бәшәров җәнҗалдан соң Франциягә киткән
Моннан берничә көн элек Марат Бәшәров хатыны Елизаветаны кыйнаган һәм аның борынын сындырган,- дип яза starhit.ru журналы. Лиза алынган җәрәхәтләрдән ярдәм сорап табибларга мөрәҗәгать итә. Тик актёр үзе әлеге хәл турында бик борчылмый бугай, чөнки бу көннәрдә аны кызы белән тау чаңгысы курортында күреп алганнар.
-
Рустем Гайзуллин кадрда дөрес көләргә өйрәтә
Татарстан «Яңа Гасыр» телеканалында чыга торган бер тапшыруның кунагы Ләйлә Дәүләтова үзенең инстаграмында бик кызыклы бер видео унаштырган. Канал өчен төшерелгән тапшыруның анонс кадры булса кирәк.
-
Россиядә ОСАГОның яңа тарифлары эшли башлады
База тарифының ставкалары диапазоны хәзерге 3432-4118 сум урынына 2746-4942 сумны тәшкил итәчәк.
-
Яллар бетте, киләсе яллар кайчан?
Яңа ел каникуллары бик тиз узып китте. Интернеттагы язмаларга караганда, ял итәргә өлгерми калучылар да байтак булган. Яхшы яңалык та бар, бу атнада нибары өч көн эшлисе калды.
-
Йөткергәннән йомыркалы микстура
Хәзер без тәкъдим итәчәк йомыркалы катнашма иң көчле ютәлне дә бетерергә сәләтле. Ул шулкадәр файдалы ки, замана медицина препаратлары да бер читтә торсын!
-
Арчада беренче тапкыр "Итекле хоккей" турниры оештырганнар
Уенның инициаторы - Арчаның спорт бүлеге җитəкчесе Ильяс Газизов.
-
Магнитогорскида зыян күрүчеләргә 75 миллион сум акча түләгәннәр
Җимерекләр арасыннан 39 кешенең үле гәүдәсе чыгарылды.
-
2018 елда Татарстанда 330 чакрым юл ремонтланды
Узып киткән елда республикада 87 чакрым юл һәм 9 күпер төзелде.
-
День игры в прятки с зимой
9 января - день игры в прятки с зимой.