9 октябрь 2017 яңалыклары
-
Имбир (зәнҗәбил) — җәннәт тәмләткече.
Имбир - мәңге яшел тропик үсемлек. Дәвалау өчен имбирнең чи тамыры яисә киптереп вак итеп төелгән тамырының порошогы кулланыла. Имбирне борынгы заманнардан бирле үстерәләр. Хәзер Кытай, Корея, Малазия, Индия аны күп күләмдә җитештерә. Имбир - ачы һәм хуш исле тәмләткеч һәм бер үк вакытта бик нәтиҗәле дәвалау чарасы да. Үсемлекнең...
-
Баландышта Самат һәм Рөстәм Мөхәммәтшиннар ярдәме белән “Гөлчирә” чишмәсе эшләнде
Баландыш авылы тирәсендә чишмәләр берничә. Аларның һәркайсының үзенә күрә тарихы, телдән-телгә күчеп, халык күңелендә яшәүче хатирәләре бар. Узган атнада авылда янә бер чишмә - 620 метр озынлыктагы торбалар белән авыл уртасына китерелелгән "Гөлчирә" чишмәсе ачылды. - Бай кешеләр күп ул. Ә менә шул байлыкны башкалар белән бүлешүчеләр сирәк. Авылдашларыгыз Мөхәммәтшиннар...
-
«Ирем матур йөрергә мәҗбүр итә, шуңа пычак астына яттым» [булган хәл]
Көндәгечә, арып-талып, ике кулга азык-төлек белән шыгрым тулы сумкаларымны күтәреп, кайтып кергән генә идем, ишектә кыңгырау чылтырый. Өске каттагы күршем Алинә икән. //Себерке// - Гөлсем, ачуланма, зинһар өчен! Бераз синең яныңда сөйләшеп утырып чыгарга дип кергән идем, - ди. - Юкны сөйләмә әле, кер әйдә! - дип күршемне аш бүлмәсенә...
-
Ана кеше ике баласын ни өчен буып үтергән?
Гөнаһсыз сабыйлар ата-ананың ялгышлары өчен җавап бирергә тиеш түгел. Тик Новосибирск төбәгендә яшәүче урта яшьләр тирәсендәге ана башка төрле уйлый икән. //Әлмәт таңнары// Кайгы белмичә, күп еллар бәхетле яшәп яткан гаиләдә дә тынычлык бозылган. Күзләрен мәхәббәт томалаган хатын-кыз иренең хыянәт итүен белеп алган һәм алар арасында ызгыш килеп чыккан. Бераздан...
-
Район мәдәният йортында “Үксезләр” дип исемләнгән кинофильмның премьерасы булды
7 октябрь көнне район мәдәният йортында якташыбыз, Алан авылы тумасы Равилә Шамил кызы Шәйдуллина -Мурат повесте буенча төшерелгән "Үксезләр" дип исемләнгән кинофильмның премьерасы булды. Фильмның режиссеры Нурания Җамали. Рольләрдә Таңсылу Хәсәнова, Ринат Таҗетдин, Әлфинур Хисами, Илнур Закиров, Миләүшә Зәкиева, Диләрә Фәттахова, Әлфия Хәсәнова, Гүзәл Шакирова һәм башкалар катнашкан. Әхлак мәсьәләләре...
-
Халык участковые“ бөтенроссия конкурсы
"Халык участковые", бөтенроссия конкурсы старт алды, беренче турында бездән Каюмов Салават катнаша, аның өчен тавыш бирергә кирәк. Беренче туры 11-20 сентябрь аралыгында узачак, анда район полициясенең иң яхшы участковыйларын Интернетта тавыш бирү юлы белән сайлаячакбыз. 7-16 октябрьдә республика буенча иң яхшы участковый билгеләнәчәк. Анда җиңгәне ноябрь аенда конкурсның федераль дәрәҗәсендәгесендә...
-
Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасы-“Татарстан Республикасының иң яхшы белем бирү оешмасы” дигән исемгә лаек булды
6 нчы октябрь көнне "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында Халыкара укытучылар көненә багышланган тантана узды. Чарада Татарстаннан меңнән артык мөгаллим, шул исәптән мәгариф бүлеге һәм идарәсе җитәкчеләре, иң яхшы мәктәп директорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү йортлары җитәкчеләре, балалар бакчасы мөдирләре, укытучылар, тәрбиячеләр һәм башкалар килгән иде. Аларны Татарстан Республикасы...
-
Казан Дәүләт мәдәният институтының концерт залында “Этномириада” Халыкара традицион сәнгать мәдәнияте конкурс фестивале узды .
7 октябрь көнне Казан Дәүләт мәдәният институтының концерт залында "Этномириада" Халыкара традицион сәнгать мәдәнияте конкурс фестивале узды. Фестивальдә Субаш авылы клубы каршында шөгыльләнүче "Нардуган" керәшен фольклор ансамбле "Фольклор ансамбльләр" номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә һәм Лесной авылы клубыннан "Гамәли сәнгать " номинациясенең "Халык костюмы" категорияендә Аделина һәм София Ямщикова, Айсина...
-
Маллар арасында таралган тилчә (ящур) чире кешеләргә йогамы?
Туймазы районында игълан ителгән гадәттән тыш хәл күпләрнең тынычлыгын җуйды. Биредә таралган тилчә авыруы кешегә дә йокмыймы дигән сорау да калкын пчыкты. Белгечләр әйтүенчә, тилчә авыруының маллардан кешегә йогу очрагы ачыкланмаган, әлеге территориядә эшләүчеләрнең барысы да тиешле медицина күзәтүе астында тора.
-
Татарстанга тилчә вирусын кертмәү өчен тиешле чаралар күрелә
Татарстан Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) һәм республиканың Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә Башкортстаннан тилчә вирусын кертмәү максатыннан, хайваннарны, алардан алынган ашамлык һәм чималны, шулай ук фураж һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен канунсыз күчерүне чикләү...
-
Алан авыл җирлегенең мәдәният йортында “Үксезләр” татар фильмын тәкъдим итү чарасы булды.
7 октябрь көнне Алан авыл җирлегенең мәдәният йортында премьера - режиссер Нурания Җамали төшергән "Үксезләр" татар фильмын тәкъдим итү чарасы булды. Фильм нигездә Казанда төшерелә. Авыл күренешләре Алан авылында төшерелгән. Повестьнең төп геройлары - 7 яшьлек ятим кыз бала һәм аның эте. Нәкъ «Золушка» әкиятендәгечә, кыз баланы үзенең ике кызын...
-
Татарстанда зур юл һәлакәте булган.
Татарстанда зур юл һәлакәте булган. Питрәч - Янсуар юлында "Дэу Джентра" һәм 12 модельле "Лада" машиналары бәрелешкән. "Дэу Джентра" машинасы юл кырыена төшеп капланган. Иң аянычы - бу туйга дип кайтып килүче кунаклар машинасы була. Авариядә 23 яшьлек пассажир һәлак булган. Матбугат.ру
-
5 октябрьда “Батыр” спорт комплексында узган кул көрәше ярышының нәтиҗәләре
2017 елның 5 октябрендә "Батыр" спорт комплексында "Теләче" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе балалар сәламәтләндерү һәм "Олимп" яшьләр үзәге белән берлектә 2002-2002, 2003-2005 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында кул көрәше буенча район беренчелеген үткәрде. Ярышта барлыгы 13 мәктәптән 240 укучы катнашты. Кызлар арасында (2000-2002г.р.) 45 кг: 1 урын -...