10 июнь 2025 яңалыклары
-
“Каршы як полоса” операциясе башланды
Ул 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
-
«Ак чәчәкләр» премиясендә Рөстәм Миңнехановтан алдагы сайлауларда катнашуын сорадылар
Бүген ел саен үткәрелә торган «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2025» премиясендә конкурс номинациясе лауреаты һәм РФ атказанган табибы Фоат Әхмәтҗанов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның алдагы сайлауларда катнашуына өмет белдерде.
-
5 самых распространённых схем телефонного мошенничества в Татарстане — как не попасться?
Расскажите об этих схемах родителям, бабушкам и дедушкам, детям и друзьям.
-
Дәүләт техник күзәтчелек органы хезмәткәрләре кисәтә
Хөрмәтле райондашлар! Басу-кырларда эшнең кызган чоры, күпләр печән әзерләү эшенә кереште.
-
2026 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирү тәмамлануга өч көн калып килә
Татарстанлылар 12 июньгә кадәр 2026 елда яңартылачак парклар, скверлар һәм ял итү зоналарын сайлый ала. Онлайн-тавыш бирү ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында дәвам итә. Сайлауга барлыгы 32 иҗтимагый территория тәкъдим ителгән. Тавыш бирү тәмамлануга өч көн калып килә.
-
Юл төзелеше бара
Хәзерге көндә Теләчене урап узучы юлда төзелеш эшләре бара.
-
«Ягымлы яз» да
9 июнь көнне Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният сараенда «Ягымлы яз» татар милли мәдәнияты яшьләр фестиваленең йомгаклау концерты узды.
-
Максат - күбрәк акча кереме алу
Бу көннәрдә районыбыз хуҗалыклары тулы куәткә терлек азыгы әзерләүгә кереште. Җаваплылыклары чикләнгән “Чулпан”, “АгроЛак” ширкәтләрендә, “Алан” акционерлык җәмгыятендә бу эшне оешкан төстә башлап җибәрделәр.
-
Теләче районы авыл Сабантуйлары батырлары исемлеге
Теләче сабан туе батыры - Мараков Раил Рамил улы.
-
Чиста булсын, матур булсын!
Чәчәккә күмелгән капка төпләре, чиста урамнар - активлыгыбыз, бердәмлегебез, чисталык-матурлыкка омтылуыбыз нәтиҗәсе ул.
-
Мотоцикл, скутер, велосипед – уенчык түгел!
Соңгы еллардагы җәйләрнең статистикасы коточкыч – бөтен ил буйлап квадроцикллар, мотоцикллар, питбайклар белән идарә итүче балаларның үлеме, гомерлеккә имгәнү очракларын санасаң, чыннан да, чаң кагарлык.
-
Сулыкларда сак булыйк
Җанга нинди генә рәхәтлек һәм тәнгә шифа бирмәсен, су коенганда (аеруча балалар белән!) саклык чараларын күрү сорала. Берничә минутлык су коену ләззәтен - гомерлек үкенеч, сары сагыш алыштырмасын иде.
-
Гуманитар ярдәм җыю дәвам итә
Ярдәм район мәдәният йортында урнашкан штабта кабул ителә.