10 июль 2018 яңалыклары
-
Фирдүс Тямаевның бәйрәм арасында "Тямаев-фест" дип язылган тактасын урлаганнар
Кичә Нурлат районындагы Түбән Нурлат авылында "Тямаев-фест" узды. Бәйрәм мәйданына юл күрсәтеп торучы берничә такта куелган иде. Шуларның берсен кунаклар алып кайтып киткән
-
Татарстанда электр счетчигын алыштырганда 19 яшьлек егетне ток суккан
Әлмәт районында электр счетчигын алыштырганда 19 яшьлек егетне ток суккан. Кызганычка, аны коткара алмаганнар, ул шунда ук һәлак булган. Яңа Нәдер авылындагы бәхетсезлек очрагы турында хәбәр якшәмбе көнне иртән иртүк бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына шаһитлардан алынган. Егет үзлектән электр счетчигын алыштырырга керешкән, дип яза "Татар-информ". Шул вакытта аны ток сугып үтергән. Егетнең гәүдәсе Әлмәт моргына озатылган.
-
Казан югары уку йортларының берсендә тренерлар факультеты ачыла
Булачак тренерларны Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе әзерләячәк.