10 октябрь 2017 яңалыклары
-
Кәбестәне кайчан җыярга һәм аны ничек сакларга?
Кәбестәне кайчан җыярга һәм аны ничек сакларга? Бу сорау күпләрне кызыксындыра. Безнең бакчаларда үсә торган башлы кәбестәдән тыш, Җир шарында аның тагын 35ләп төре бар. Танылган бакчачы Фарсель Зыятдинов әйтүенчә, әлеге яшелчә бик файдалы, ул дәвалау үзенчәлегенә ия. Аның составында аксым, файдалы минераль тозлардан кальций, калий, марганец, фосфор, шулай ук...
-
«Ниләр генә күрми адәм баласы, сабырлыкларын каян ала диген?»
Юка гәүдәле, карсак буйлы, мөселман киемендәге, ап-ак яулыгын аркасына таратып бәйләгән Сафия карчык (исемнәр үзгәртелде) белән очраклы рәвештә таныштым. Урман арты поселогыннан Казанга килеп, үзе үстергән яшелчә, җиләк-җимеш сата ул. Узган елларда алып килгән нигъмәтләрен тиз арада ярты бәясенә сатып, ашыга-кабалана өенә кайтып китә иде. Быел, ни галәмәт, иркенләп утыруына...
-
Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасы базасында “ От воспитателя к ребенку: механизм формирования семейных компетенций ” дигән темага семинар узды
Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасы базасында " От воспитателя к ребенку: механизм формирования семейных компетенций " дигән темага семинар узды. Әлеге семинарда Казаннан социология фәннәре докторы, профессор , "Аз комплектлы балалар бакчасында гаилә белеме" дигән пособиянең авторы Карцева Л.В , район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Саетова А.Н....
-
Теләче урта мәктәбенең укучысы Камал театрына Шәүкәт Биктимеров портретын ясап бүләк итте
Теләче урта мәктәбенең 7-б сыйныфы укучысы Шаһиева Алинә "Сәхнә" журналының юбилей кичәсендә катнашты һәм Камал театры музеена татарның бөек артисты Шәүкәт Биктимеров портретын бүләк итте. Алинә үзе ясаган картинаны театр музее җитәкчесе Луара Шакирҗанова кабул итеп алды. Луара Шакирҗанова киләсе елга СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровның 90 еллыгы булуын һәм...
-
«Ана «мине монда калдырмагыз, Әлфия миңа кул күтәрә», дип ялварды»
Сәлимә әби дөнья белән хушлашты. Галәмдә җәйге иртә тантана иткән мәл. Әнисенең иртүк бакчага чыгуын кызы Наилә күрмәде, йоклый иде. 85ен тутырган Сәлимә әби үз аякларында йөри, зәңгәр күзләре үткерлеген җуймаган, зиһене төгәл иде. Иртәнге саф һаваны сулап, тирә-якның бөтен гүзәллеген мәңгегә күңеленә сеңдереп калырга теләгәндәй, томырылып карап торгач, әби...
-
Инҗир (инжир обыкновенный).
Тутчалар семьялыгыннан аз тармаклы, юан, сөтчел сыекчалы ботаклы куак яки зур булмаган агач. Яфраклары алмаш торышлы, түгәрәгрәк, өч-җиде калаклы, озынлыкка - 15 см га, киңлеккә 12 см га кадәр, өстән куе яшел, кытыршырак, астан соргылт-яшел, йонлач, озын юан саплы. Чәчәкләре груша формасындагы кабарынкы, итләч төркемнәргә җыелганнар.Үсемлек ике өйле. Ата чәчәк...
-
Суганны күз яшьләрен түкмичә әрчү турында 15 киңәш
Әмма рәхәт эш түгел ул суган әрчүләре, аны әрчегән кеше үзе генә белә, әгәр шушы 15 киңәшкә таянып эш итсәгез, сезнең күзегездән бер тамчыда күз яше түгелмиячәк, сынап карагыз рәхәтләнеп үзегезнең тәҗрибәгездә. 1.Салкын су Суган кискәндә салкын су куллануның беръюлы берничә ысулын кулланып була. Мәсәлән, сез, пычагыгызны суганны кискәнче һәм...
-
Мәхәббәт хакына (ХИКӘЯ)
Акрын гына таң атып килә. Кояш алсу нурларын бөтен җир өстенә чәчә. "Табигать уян! Уян, адәм баласы! Таң ата!" - дип әйтәсе килә кебек аның. Шуңа кушылгандай, кошлар да үзләренең матур бер көйләрен сузып җибәрәләр. Әйе, бөтен табигать ямьле шул бу вакытта. Бары тик сокланасы гына кала! Менә мин дә...
-
Теләче районы Ключищи авылында янгында ике кеше һәлак булган
Янгын турында соң хәбәр ителү аркасында, кешеләрне коткарып кала алмыйлар. Татарстан Республикасы Теләче районы Ключищи авылында янгында ике кеше һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итте. Бүген иртәнге 4.40 сәгатьтә 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына бер катлы бүрәнә...
-
Районыбызда “Китапка икенче тормыш бүләк ит!” хәйрия акциясе үткәрелә
Мәктәп китапханәләрен тулыландыру максаты белән район мәктәпләрендә " Китапка икенче тормыш бүләк ит " дип исемләнгән республика акциясенең район туры үткәрелә. Акциядә теләге булган һәркем катнашып үзләренә кирәк булмаган китапларын мәктәп китапханәләренә тапшыра ала. Акция 25 октябргә кадәр дәвам итә һәм иң күп китап тапшыручылар арасында җиңүчеләр билгеләнәчәк.
-
Шушы көннәрдә Мамадыш шәһәрендә 2003-2004 елда туган кызлар арасында волейбол буенча Республика беренчелеге булып узды.
2017 елның 5-7 октябрь көннәрендә Мамадыш шәһәрендә 2003-2004 елда туган кызлар арасында волейбол буенча Республика беренчелеге булып узды. Әлеге ярышта "Теләче" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән волейбол тренерлары Зәкиев Әзһәм, Габделхаев Рәшит җитәкчелегендә Шәтке, Иске Җөри урта мәктәбе укучылары катнашты. Ярыш 5 төркемдә, 16 команда арасында барды. Теләче үз төркемендә...
-
Теплицаларны киләсе елга әзерлибез
Теплицаны иң элек үсемлек калдыклары, черегән җимешләр, терәк һәм бәйләвечләрдән арындырыгыз. Шуннан соң туфракның өске өлешен казып алып (5-7 см), аны киләсе елга кәбестә, кишер, суган утыртасы урынга таратыгыз. Теплицадагы туфракны яхшылап казыгыз. Теләсә нинди корткычларга каршы хлорлы известь кулланырга була. Моның өчен 1 квадрат метр җиргә 100-200 гр чамасы...
-
Иртә һәм соң өлгерешле кишерне бергә куярга ярамый
Кишернең ничек саклануы аның ничек өлгерүенә һәм тамыразыктагы сахароза белән глюкозаның чагыштырмасына бәйле. Кишердә сахароза күбрәк булырга тиеш. Әлеге шартларга туры килә торган сортлар бар. Болар - конуссыман үсүче Валерия, Шантенэ, Московская зимняя, Несравненная сортлары. Алар кышны исән-имин чыгып, киләсе җәйгә кадәр саклана. Иртә өлгерә торган кыска буйлы сортлар (Парижская...
-
Агачларны яфрак коеп бетергәч аклыйлар
Агачларны көздән аклау кышкы һәм язгы чорда температура үзгәреше вакытында өшү һәм пешүдән саклау өчен кирәк. Аклау өчен иң кулай вакыт - яфраклар коелып бетеп, һава температурасы 2-3 градуска калган чор. Агарту алдыннан агачларның үле, авыру кайрылары чистартылырга тиеш. Моның өчен тимер щетка кулланырга була. Ул мүк һәм лишайникларны да...
-
Чаллыда "ГАЗель" белән бәрелешү аркасында җиңел машина йөртүче һәлак булган
Чаллыда "Митсубиси" автомобиле каршы як полосага чыгып, "ГАЗель" машинасы белән бәрелешкән. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде. Юл-транспорт һәлакәте кичә кич Хәсән Туфан проспекты белән Җиңүнең 40 еллыгы урамы киселешендә килеп чыккан. 46 яшьлек йөртүче идарә итүендәге "Митсубиси Лансер" автомобиле светофорның...