11 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Татарстанда кар һәм -10 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 11 гыйнварда республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Татарстанда урыны белән, шул исәптән Казанда да бераз кар явачак. Җил төньяк-көнбатыштан исә, талгын. Юлларда бозлавык саклана. Көндезге һава температурасы Татарстан буенча - -5..-10, Казанда -5..-7 градус булачак. Татар Информ
-
11 гыйнвар – Бөтендөнья “Рәхмәт” көне
Бүген дөнья халкы җир йөзендә иң илтифатлы сүз - "Рәхмәт" көнен билгеләп уза. Бу сүзне һәр милләт үз телендә күп тапкырлар кабатлый: "спасибо", "grazie", "danke", "thank you", "merci"… Әлеге бөтендөнья бәйрәме интернетның рәсми бәйрәмнәре исемлегенә кертелгән. Аны ЮНЕСКО һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы вәкилләре юкка гына башка көннәр арасында "Иң илтифатлы...