11 август 2015 яңалыклары
-
Казан Сан-Паулуда 2019 елда WorldSkills Competition уздыру хокукын отты
2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионаты Казанда узачак. Бүген бу хакта WorldSkills Генераль Ассамблеясе утырышы йомгаклары буенча билгеле булды, утырыш Сан-Паулуда (Бразилия) узды. Россия Федерациясеннән 2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионатын уздыруда шәһәр-кандидат буларак Казанны тәкъдир итүдә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм...
-
«Теләче» радиосын тыңла!
Белгәнегезчә, "Теләче" радиосы дулкыннарында атнаның һәр чәршәмбе көнендә "Интерактив уен" эфирга чыга. Бу көнне уенда катнашып, төрле үзенчәлекле бүләкләр отарга мөмкин. Узган чәршәмбе, ягъни 5 август көнне радиотыңлаучыларыбыз арасында 3 кило шикәр комы уйнатылды. Әлеге бүләкнең спонсоры Теләче үзәгендә урнашкан «Искәндәр» кибете җитәкчесе Гөлназ Камалиева булды. Җиңүче дип Иске Җөри...
-
Орымширмәдә 1981 елгы хатын-кыз үз йортына ут төрткән
Соңгы айларда районда кинәт янгыннар саны артып китте, 2015 елның 7 августына кадәр ел башыннан Теләче районында 8 янгын очрагы теркәлгән, узган елгы статистика белән чагыштырганда бу 3кә күбрәк, бу вакытка 2014 елда 5 янгын булган.
-
Игенчеләр алдында торган изге бурыч
Соңгы вакытта аяз көннәр игенчеләргә җиң сызганып эшләргә мөмкинлек бирә. Уңыш көтелгәннән кимрәк булса да, булганын түкми-чәчми җыеп алырга кирәк. Бу игенчеләр алдында торган изге бурыч.
-
ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Яркәева Фәридә Фатыйх кызы халыкны кабул итәчәк
14 август көнне 10.00 - 12.00 сәгатьләрдә район үзәк хастаханәсендә баш табиб кабинетында ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Яркәева Фәридә Фатыйх кызы халыкны кабул итәчәк. Кабул итүгә алдан язылу өчен номер - 21-2-72.
-
14 яшьлек кыз бала күршесендә яшәгән әби-карчыкны үтергән
Әлеге хәл Томск өлкәсенең Колпашево шәһәрендә булган. 14 яшьлек мәктәп укучысы күршесендә яшәгән 85 яшьлек әби-карчыкка йөздән артык тапкыр пычак белән чәнчегән. Әлеге җинаять 4 августта кылынса да, үтерүдә шикләнелүче кызны бер атналап вакыт узгач кына тоткарлый алганнар. Тикшерү комитеты тарафыннан җинаять эше кузгатылган. Җинаять кылуда шикләнелүче кыз сак астына...
-
Теләчедә Физкультурачылар көне узды
Бу көннәрдә республикабыз су төрләре буенча дөнья чемпионаты шаукымы белән яшәсә, 8 август көнне Теләче үзәк ял паркында да кечкенә генә спорт бәйрәме узды.