12 март 2016 яңалыклары
-
Язгы чәчүне уңышлы тәмамлау өчен 16 миллиард сум акча кирәк
Язгы чәчү башланырга якынча бер ай вакыт кына калып бара. Хәзерге вакытта районнарда авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерү эшчәнлеге тулысынча тәмамланган диярлек. Бу турыда Татарстан Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Җитәкче сүзләренә караганда, агымдагы елда чәчүлек мәйданнары 2,9 миллион гектар тәшкил итәчәк. Һәр...
-
Пычрак машиналарга рәсем ясаучы Татарстан рәссамы - "Беренче канал" герое
Биредә сүз Чаллыда яшәүче Алексей Вәлитов турында бара. Ул пычрак машиналарга матур рәсемнәр ясый. Хәер, бу аның яраткан хоббие гына. Чынлыкта исә ул машина йөртүче булып эшли икән. Әлеге рәссам турында "Беренче канал" журналистлары да белеп алган. Шушы көннәрдә алар Алексей Вәлитов турында сюжет күрсәткән, дип хәбәр итә "Челниниские известия"...
-
Казан үзәгендә халыкны куркуга салып янгын чыккан
Бүген иртүк Казан үзәгендәге кара төтен шәһәр халкын һәм кунакларны чын мәгънәсендә куркуга салган. Аның каравы, Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкны тынычландырырга ашыга. Әлеге янгын Мәскәү урамы, 27 йорт адресы буенча урнашкан төзелеп килүче йортта чыккан булган. Тик аны тиз арада сүндерүгә ирешкәннәр. Интертат
-
Казанда - куркыныч, тик үзенчәлекле авария
Әлеге юл-транспорт һәлакәте Казан урамнарының берсендә теркәлгән. Бер машина икенче автомобиль өстенә "менеп утырган". Бу турыда ProKazan.ru сайты хәбәр итә. Хәзерге вакытта әлеге авария буенча тикшерү эше бара. Интертат