12 апрель 2025 яңалыклары
-
Теләче муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр!
Бүген спортчылар Рания Хуҗина, Азалия Җамалиева, Таһир Гәрәев ( тренерлары - Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре Айрат Кыямов) 16-22 мартта Орел шәһәрендә узган армрестлинг буенча Россия беренчелегендә югары уңышларга ирешкән өчен Теләче муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр!
-
«Теләче муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде
Озак еллар элемтә өлкәсендә җитәкчелек иткән Ногманов Нәзир Зәкиҗан улы «Теләче муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде.
-
Татарстанда илкүләм проект буенча ел азагына кадәр 34 ФАП төзеләчәк
Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты буенча 2025 елда 19 муниципаль берәмлектә барлыгы 34 фельдшер-акушерлык пункты сафка бастырылачак. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә
-
Йөзү буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә
Бу көннәрдә Минзәлә шәһәрендә, Татарстан Республикасы беренчелегенә йөзү ярышлары узды.