12 июнь 2026 яңалыклары
-
«Олы Тиләҗе авылы җыены» бара
Олы Тиләҗе авылында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында һәм Россия көне уңаеннан, тантаналы чара - «Олы Тиләҗе авылы җыены» бара.
-
Ямбулатта Сабан туе гөрли
Бүген районыбызның Ямбулат авылында, Россия көне уңаеннан, Сабан туе бара.
-
Казанда Россия студотрядларының хезмәт сезоны ачыла
Казанда 12 июньдә Россия студентлар хезмәт отрядларының өченче хезмәт семестры башланачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Студентлар хезмәт отрядларының республика үзәге директоры Василий Ислаев хәбәр итте.
-
Казансуда АСЕАН саммиты вакытында суднолар хәрәкәтен чикләячәкләр
Казанда Казансуның кайбер участокларына вакытлыча чикләүләр кертеләчәк. Кече үлчәмле, җилкәнле һәм спорт судноларында йөрергә ярамаячак. Чаралар 17 июньдә 00:00 дән 19 июньдә 24: 00 гә кадәр гамәлдә булачак (Россия - АСЕАН саммиты вакытында). Карар Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан халыкара вакыйга вакытында шәһәрдә яшәүчеләрнең һәм кунакларның иминлеген тәэмин итү максатыннан кабул ителде.
-
Штрафсыз йөрүче машина хуҗалары өчен бәйге
Юл һаләкәтләрен киметү максатыннан, “Теләче” газетасы, район ЮХИДИ бүлеге, юл куркычсызлыгы район комиссиясе һәм ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлегенең Саба районы бүлеге белән берлектә, машина йөртүчеләр арасында Яңа бәйгегә старт бирелгән иде.
-
Теләчедә пляж волейболы буенча район беренчелеге узды
11 июнь көнне Теләче стадионында спорт мәктәбе 2009 нчы елгы һәм аннан да яшьрәк егет-кызлар арасында пляж волейболы буенча район беренчелеге уздырды.
-
Түбән Камада БПЛА һөҗүме куркынычы аркасында массакүләм чаралар булмаячак
Түбән Камада , бүген, БПЛА һөҗүме куркынычы аркасында барлык массакүләм чараларны гамәлдән чыгардылар. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте.
-
Татарстанд БПЛАларның берсе торак йортка төшкән
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 12 июнь иртәсендә республиканың Кама арты төбәгенә очкычсыз аппаратларның массакүләм һөҗүме булуы турында хәбәр итте.
-
Татарстанда бер адвокатны ришвәт алган өчен тоткарлаганнар
Яшел Үзән адвокаты Эдуард Миңнегалиевне ришвәтчелектә арадашчы булуда шикләнеп тоткарлаганнар.
-
«Татарстанда җәй» проекты кысаларында
В рамках проекта «Лето в Татарстане» преподаватели хореографического отделения Детской школы искусств, З.Р. Ахметова и Р.Р. Зиннатуллина, провели для всех желающих зажигательный мастер-класс «Татарские народные танцы».
-
Эшлекле сәфәр белән
В Тюлячинском районе побывали высокие гости из Государства Катар — представители Министерства вакуфов.
-
Татарстанда күпчелек почта бүлекчәләре Россия көнендә эшләмәячәк
Татарстанда күпчелек почта бүлекчәләре иртәгә, 12 июньдә, Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан эш режимын үзгәртәчәк – алар өчен бу көн ял көне булачак. Бу хакта «Почта России» матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
12 июнь - илебез тарихында үзенчәлекле дата
Россия көне белән!