12 июль 2018 яңалыклары
-
Арбузны дөрес сайлыйбыз
Арбузны безгә инде июнь аеннан китерделәр. Арбуз өлгереп, җиткәнме, юкмы ничек белергә?
-
Бәрәңге утыртырга ярамаячак
“Россельхознадзор” идарәсе башлыгы Андрей Лушников карары буенча, “икенче икмәк”не махсус кибеттән сатып алмыйча, үз базыңнан алып утыртсаң, 500 сум күләмендә штраф салынырга мөмкин, дип яза Лента.ру сайты.
-
Саба районы Яблаштау авылында янгын
2018 елның 11 нче июлендә Яблаштауда янгын чыга. Янгын нәтиҗәсендә торак йорт, торак булмаган йорт, сарай янып бетә, гаражга зыян килә. Мончага зыян килми. Әлеге вакытта тикшерү эшләре алып барыла, янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.
-
Питрау батырлары автомобиль өчен түгел, ә сертификат өчен көрәшәчәкләр
Җөри авылындагы Питрау бәйрәме быел 14 июль көнне узачак. Бәйрәм кичке биштә башлана. Ә көрәшчеләр исә 7 авырлык үлчәвендә бил алышачак.
-
Башкортстанда өч һәм дүрт яшьлек бертуган балалар югалган
Башкортстанның Салават шәһәрендә 10 июльдә бер хатын ике баласының югалуы турына полициягә хәбәр иткән. Өч яшьлек Егорны һәм дүрт яшьлек Таисияне әтисе алып киткән дип фаразлана
-
РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы үзгәрештән соң булачак пенсиянең күләмен атады
Пенсия законына үзгәрешләр кертелгәннән соң, россиялеләр хезмәт хакының 40 проценты күләмендә уртача иминият пенсиясе белән тәэмин ителәчәк, ә пенсиянең иң зур күләме 34 мең сумга якын булачак, дип хәбәр итте РФ хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов. Бу хакта мәгълүмат агентлыкларына сылтама ясап, «Известия» газетасы яза.
-
Чирмешән районында бер яшүсмерне елан чаккан
Шушы көннәрдә Чирмешән районы Үзәк хастаханәсенә елан чаккан бер яшүсмерне алып килгәннәр, дип яза җирле басма.
-
Әлфия Авзалова каберенә бер елдан артык һәйкәл куя алмыйбыз - Венера Ганиева
Әлфия Авзалова исемендәге фонд мәшһүр җырчының каберенә бер елдан артык һәйкәл куя алмый. Скульптор сайланган, эшне ахырына җиткерү өчен матди яктан ярдәм кирәк. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева әйтте.
-
Япониядә су басу нәтиҗәсендә 200гә якын кеше һәлак
Япониядә су басу нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 199 кешегә җиткән. Япония Министрлар Кабинеты генераль секретаре Есихидэ Суга журналистларга шул хакта хәбәр иткән. Бу турыда «Интерфакс» агентлыгы яза.
-
Татарстанда гыйнвар-апрель айларында уртача хезмәт хакы 33 мең сум булган
Татарстанда 2018 елның гыйнвар-апрель айларында уртача хезмәт хакы 33 42,8 сум тәшкил иткән. Бүген ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов министрлыкның коллегия утырышында шул хакта хәбәр итте.
-
Казанда Рональд Макдональд йортына 5 ел тула
Казандагы Рональд Макдональд йортына 5 ел тула. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшенле яңгыр вакытында иминлек кагыйдәләре турында искәртә
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшенле яңгыр вакытында иминлек кагыйдәләре турында искәртә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
-
Татарстанда вак таш төягән вагон рельстан чыккан
Татарстанда вак таш төягән вагон рельстан чыккан. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Бакчачы-фермер Әхмәдиевлар: "Көненә сиксән кило җиләк җыйган булды"
Әгерҗе райлны Касай авылында яшәүче Әхмәдиевлар гаиләсе узган ел сигез сутый мәйданда бакча җиләге (виктория) үстерү белән шөгыльләнә башлаган иде. Быел язга чыгуга алар, мәйданны арттырып, җиләкне тагын бер гектарда утыртканнар. Федераль программада катнашып откан 1,5 миллион сум грант акчасына киләсе елга мәйданны янә бер гектарга арттырачаклар