13 февраль 2018 яңалыклары
-
Алоэ
Алоэ кешелек дөньясына бик күптәннән билгеле. Борынгы Вавилон язмаларында алоэ йорт ишекләрен бизәүче үсемлек буларак телгә алына. Бу йола аның магик үзенчәлекләренә бәйләп аңлатыла. Борынгылар исәпләвенчә, ишек өстенә эленгән алоэ өй эчендәгеләргә озын һәм бәхетле гомер теләп тора. Шунысы гаҗәп, ул сусыз да берничә ел яши һәм хәтта чәчәк ата,...
-
Татарстан синоптиклары салкын һава һәм томан турында кисәтә
Татарстан синоптиклары иртәгә республикада термометрның терекөмеш баганасы урыны белән -25 градуска кадәр төшәчәк, дип кисәтә. Моннан тыш, 14 февральдә республика территориясендә урыны белән томан күзәтеләчәк. Чыганак:Татар Информ
-
БАШ АВЫРТСА, ДАРУГА ЯБЫШМА
Кинәт баш авырта башласа, тизрәк баш киемен салырга кирәк. Алай эшләсәң, кан тамырларына басым кими, кислород яхшырак үтеп керә башлый. 1 стакан җылы су эчеп кую файдалы булыр - ул кан тамырларын киңәйтәчәк, канны сыеклатыр. Авырту һаман да кимемәсә, күзне йомып, берни турында уйламыйча, тыныч кына ятып торырга кирәк. Яткан...
-
Фото: Әлмәттә ике җиңел автомобиль бәрелешкән
Әлмәттә ике җиңел автомобиль бәрелешкән, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдән файдаланучылар. Чехов һәм Чернышевский урамнары чатында «Ауди» автомобиле «Хендэ» машинасын бәрдергән. Авария аркасында ике машинага да җитди зыян килгән. Аларны һәлакәт булган урыннан эвакуатор алып киткән. Авариянең килеп чыгу сәбәпләре һәм нечкәлекләре ачыклана. Чыганак: Татар Информ
-
Чирек өлеше “черек”. Халык нигә хыянәт итә?
Белмәсәгез белегез: ир-атларның һәр дүртенчесе хатынына хыянәт итә! Белгечләр үткәргән тикшерү нәтиҗәсендә әнә шул ачыкланган. Бозау урлаган - үгез дә урлар, дигән мәкальне дә раслаганнар. Бер тапкыр хыянәт иткән ирләрнең барысы да (!) чит хатыннарга кабат күз салу ихтималы барлыгын әйткән. Ә гүзәл затлар барыннан да бигрәк сөйгәненә үч итеп...
-
Һәлак булган 71 кешенең икесенең генә гәүдәсе табылган
"Мәскәү - Орск" рейсын башкара торган АН-148 самолеты «Домодедово» аэропортыннан күккә күтәрелеп китүгә һәлакәткә юлыккан, - дип яза "Татар-информ". Самолет очып китү белән үк диярлек радар экраннарыннан югалган, ә экипаж элемтәгә чыгудан туктаган. Бортта барлыгы 71 кеше: 65 пассажир һәм алты экипаж әгъзасы булган, аларның берсе дә исән калмаган. Вафат...
-
Рәфинә Ганиуллина: "Әтине ничек бар - шулай кабул итәбез"
Аны башка бер җырчы белән дә бутап булмый. Тавышы, сәхнәдә үз-үзен тотышы, иҗаты башкалардан аерылып тора. Үзе чибәр. Тормышы, балачагы гыйбрәтле. Сүзем - җырчы Рәфинә Ганиуллина турында. - Рәфинә, синең белән соңгы тапкыр менә-менә улың туарга торган көннәрнең берендә очрашып, озак кына сөйләшеп утырган идек. Шушы вакыт эчендә тормышың ничек...
-
Хәлимә Мусина 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды
Кече Кибәхуҗа авылында яшәүче Хәлимә Мусина 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Аны гомер бәйрәме белән муниципаль район башлыгыИлдус Зарипов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Артем Галеев, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Кече Кибәхуҗа авылы җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин тәбрикләде. Алар юбилярга Россия Федерациясе Президенты...
-
"Игенче" ширкәтендә эшләүчеләр сынатмый. Хисап җыелышыннан ФОТОЛАР
Бүген җаваплыгы чикләнгән "Игенче" ширкәтендә хисап җыелышы булып узды. Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов һәм ширкәтнең учредителе Дамир Каюмов катнашында узган җыелышта узган ел терлекчелектә һәм игенчелектә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, киләсе елга бурычлар билгеләнде. Азактан хезмәт алдынгылары бүләкләнде, изге теләкләр әйтелде. Резеда Хатамова фотосы
-
Авыл халкының яшәү шартларын яхшырту (ФОТО)
Кичә Олы Нырсы авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыенда халык борчыган сорауларын хакмият башлыгына җиткерделәр. Балалар бакчасы мөдире чыгышында бакчага капиталь ремонт кирәклеге хакында әйтелсә, пенсионерлар пай җирләренә печән бирелсен иде дип җиткерде. Шулай ук җыенда авыл эченә ясалма тигезсезлек ясау буенча да тәкъдим булды. Тәмтедә яшәүчеләр Татарстан урамына...
-
С 01.01.2018 стартовала Декларационная кампания по доходам 2017 года
Налоговыми органами с 01.01.2018 по 03.05.2018 проводится Декларационная кампания. Отдельные категории граждан обязаны самостоятельно рассчитать сумму налога и подать в налоговый орган декларацию по налогу на доходы физических лиц (форма 3-НДФЛ). Представить декларацию по форме 3-НДФЛ необходимо, если налогоплательщик в 2017 году: - продал квартиру, которая была в собственности меньше...
-
Бүген Бөтендөнья Радио көне
Бу көнне беренче тапкыр 2012 елда билгеләп узалар, ә ЮНЕСКО тарафыннан аны үткәрү турында карар 2011 елда кабул ителә. 1946 елның 13 февралендә беренче тапкыр Берләшкән милләтләр оешмасының штаб-фатирында урнашкан «БМО радиосы» эфирга чыга. Бәйрәмне оештыручылар фикеренчә, әлеге көн радиога нинди дә булса катнашы булган кешеләр арасындагы хезмәттәшлекне ныгыгыту максатын......