13 май 2016 яңалыклары
-
Таһир Якуповның якты истәлегенә багышланган язма
Исемнәре халкыбызның күңеленә мәңгегә уелып калырдай олугъ шәхесләребез бар. Сөекле җырчыбыз Таһир Якупов шундый улларыбызның берсе. Таһир авылда туса да, сабый чагында, әти-әнисе Казанга күчеп килә. Сабый булгач, бу хәлләр, әлбәттә, аның хәтерендә сакланмаган. Таһирның бәхете шунда: ул Казанның татар рухы нык сакланган төбәгендә - Яңа бистәдә үсә, татар мәктәбендә...
-
Алла сакласын! Юл һәлакәтендә яшь егет үлгән
Азнакай районында коточкыч юл һәлакәте. Беренчел фаразлар буенча 38 яшьлек «Шевроле Ланос» машинасын йөртүче тиешле тизлек сайламаган һәм каршы килүче «Лада Калина» белән бәрелешкән. "Калина" машинасын йөртүче 25 яшьлек егет шунда ук җан бирә. "Шевроле" йөртүчесе белән "Калина"да булган ике кешене хастаханәгә озатканнар. Интертат
-
Иртәгә Теләче районында кырау төшәргә мөмкин
14-15 май көннәрендә якын-тирә районнарда, шул исәптән Теләче районында да 1 градуска кадәр салкын булырга мөмкин. Синоптиклар, 14-16 майда Татарстанның кайбер районнарында туфракта 3 градуска кадәр салкын булуы көтелә, һава температурасы 1 градус салкын булачак, дип хәбәр итә. Интертат
-
Мамадышта һич көтмәгәндә бер парк су астында калган
Нократ елгасында су күтәрелеп, ярларыннан ташу аркасында Мамадыш районындагы бер парк су астында калган. Әлеге парк "Парк һәм скверлар елы"нда барлыкка килгән. Бу паркны төзү өчен 11 миллион акча бүленгән була. Суның шулай күпләп ташуы соңгы тапкыр 70нче елларда булган. Интертат