13 август 2016 яңалыклары
-
Карбызның тәмлесен ничек сайларга?
Җәйге эсседә сусауны басар өчен карбыз менә дигән җимеш. Гадәттә ул июль айларында ук сатуга чыга. Ләкин белгечләр карбызны август аенда гына ашый башларга киңәш итә. Димәк, эшкә керешсәк була. Ә менә өлгергән, тәмле карбызны ничек сайларга соң? Бу уңайдан сезгә берничә киңәш биреп үтәрбез. Беренче кагыйдә! Карбыз-кавынны бары тик...
-
Җырчы Диләрә Илалетдиновага кичәге көн зур югалту алып килгән [+фото]
"Әниемнең безнең арадан китеп баруына ике ел булды. Күңелем һаман ышанмый. Һаман эзләнүдә. Кайлардан гына җан тынычлыгы табыйм микән? Урыны оҗмахта булсын!", - дип язып куйган Диләрә Илалетдинова үзенең "Инстаграм"ында. Язма астында Эльвира Хамматова, Айгөл Рәхимова, Ильмира Нәгыймова җырчының кайгысы белән уртаклашалар. Без дә Диләрәгә зур түземлек, сабырлык телибез! http://akcharlak.com
-
13 август - физкультурачылар көне. Тәбриклибез!
Мөхтәрәм тренерлар, Физкультура укытучылары! Теләче районы һәм спорт бер-берсеннән аерылгысыз төшенчәләр. Районыбыз яңадан торгызылганнан соң спортка, физик тәрбия юнәлешенә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур игътибар бирелде һәм ул бүген дә өстенлекле юнәлеш булып кала бирә. Шулай булмаса районыбыз спортчылары республикакүләм ярышларда әледән-әле җиңү яулый алмас иде. Аеруча районыбызда спортның татарча...