13 сентябрь 2019 яңалыклары
-
«ЯНДЕКС»ТАН – УКЫТУЧЫЛАР ӨЧЕН ЯҢА ПРОГРАММА
“Яндекс” ширкәте белем бирү системасында киң планга чыга. Әгәр укучылар өчен “Яндекс. Лицей”лар оештырса, укытучыларга “Я учитель” дигән өр-яңа программаны башлап җибәрә. Өч ел дәвамында анда 500 укытучы һәм педагогик вуз студентлары укыячак. Аларны уку вакытында ярдәмгә килә торган яңа технологияләрне, программа карарларын кулланырга өйрәтәчәкләр.
-
Синоптиклар Татарстанда һава шартларының начараюы турында кисәтте
14 сентябрьдә республикада урыны белән яшен һәм көчле җил булуы көтелә.
-
2020 елда ана капиталының күләме 3,8 процентка артачак
Вице-премьер Татьяна Голикова әйтүенчә, ана капиталы ел саен арттырылачак һәм 2021 елга аның күләме 489 мең сумга җитәчәк.
-
Ага Хан премиясе директоры Казанда оештырылган чараларны югары бәяләде
Премиянең оештыру комитеты җирле хакимиятнең хезмәттәшлеккә әзер булуын билгеләп үтте.
-
Әнвәр Нургалиев кечкенә Кәрим белән бергә җырлый
Гөлназ Асаеваның энесе Кәримнең кызыклы видеоларын күпләр кызыксынып карап бара. Беренче Кәрим Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның «Кочаклама яратмыйча» дип аталган җырын үзе генә башкарып, тамашачыларны сөендергән булса, аларның икәү бергә бу җырны җырлаган видеолары да инстаграм кулланучыларны битараф калдырмады.