14 февраль 2020 яңалыклары
-
Мәдәният хезмәткәрләре хисап тотты
Бүген район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең хисап җыелышы узды.
-
Укучылар ГТО тапшыра
14 февраль көнне Теләчедә фестиваль булды!
-
Мөнир Рахмаев шатлыклы хәбәр җиткерә
Җырчы Мөнир Рахмаевның тормышында шатлыклы вакыйга көтелә, ул тиздән әти булачак. Җырчы бу хакта үзенең инстаграмында хәбәр итте.
-
Батырлар онытылмый
14 февраль көнне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гиниятуллин һәм Әфган сугышында катнашкан Айдар Галимҗанов, Рәис Нуртдинов Тиләҗе авылында булды.
-
«Ак Барс» хоккей клубы «Авангард» белән татарча матч үткәрәчәк
Оештыручылар милли колорит, милли костюмнар, музыка, кышкы сабан туе, артистлар чыгышы, мастер-класслар һәм фотозоналар булачак дип вәгъдә итә.
-
Якташыбыз Фатыйх Хөсни өчен тавыш бирик!
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан республикабызның күренекле кешеләрен хөрмәтләү йөзеннән 100.tatarstan.ru сайтында «Үзеңнең якташың өчен тавыш бир!» дип аталган тавыш бирү игълан ителә. Исемлектә тәкъдим ителгән 45 кандидатның берсенә тавыш бирү сорала. Райондашларыбызны, Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, «Йөзек кашы», «Җәй башы», «Авыл өстендә йолдызлар», «Җәяүле кеше сукмагы», «Утызынчы ел», «Мәйдан», «Гыйльмениса һәм аның күршеләре» исемле роман, повестьлары, күпсанлы хикәяләре белән татар әдәбиятының классигы булып танылган әдип Фатыйх Хөсни өчен тавыш бирүегезне сорыйбыз.