14 апрель 2018 яңалыклары
-
Сау-сәләмәт булыйк...
Гөлара Шәрипова
-
«Мин гомергә кияүгә чыкмаячакмын!» – дип үземә ант бирдем»
Адәм баласына бик яхшы сыйфат бирелгән– һәр нәрсәгә тиз ияләшә. Байлыкка, фәкыйрьлеккә, эссегә, суыкка, бәхеткә, кайгы-хәсрәткә, шул исәптән, чиргә дә. Кайчагында уянып китәсең дә, үзеңне тыңлапятасың – бер җирең авыртмый! Куркып:“Әллә үлдем микән?!” – дип уйлап куясың. Шулчак үзәккә үтеп аяк сызлап куя, үзеңнең әле исән икәнеңне белеп, җаннаррәхәтләнеп китә инде, җәмәгать. Сәер инде, әнә шул җаныңа үткән сызлау да бәхетбит. Бер генә нәрсәгә ияләшеп булмыйдырул – иреңнән кыйналып яшәүгә.//Татарстан яшьләре//
-
Хәния Фәрхинең кызы әнисенә багышланган елата торган видеосы белән бүлешә [видео]
Җырчы Хәния Фәрхинең арабыздан китүенә дә күпме вакыт үтте, әмма аны сагыну, югалту ачысы әле дә тынмый. Күптән түгел аның кызы Алсу Инстаграм битендә күз яшьләре китерә торган видео кертте. Анда Хәния ханым һәм аның гаиләсе, үзе булган фотолар , видеолар тупланган. //Tatar today//
-
Айрат Сибагатуллин Татарстанның мәдәният министры вазифасыннан китте
Айрат Сибагатуллин Татарстанның мәдәният министры вазифасыннан китте. Бу хактагы фәрманны 14 апрельдә президент Рөстәм Миңнеханов имзалаган.
-
"Зимняя вишня”да балалар янып үлүендә кем ГАЕПЛЕ булуы әйтелде
Кемерово шәһәрендә “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендәге янгынны сүндергән командирга электән 6 кисәтү ясалган булган. Кемерово өлкәсе прокуратурасы аны битарафлыкта гаепли. Прокуратура янгын сүндерү каравылы башлыгы Сергей Генинның гамәлләрен профессиональ түгел, дип бәяләгән.
-
“Хатын үлде, кил!” (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)
Мин чираттагы ялдан соң эшкә килгәндә хезмәттәшем Әхәтнең кәефе бик начар иде.
-
Бодай сибеп кенә йомырка көтмәгез. Тавыкны ничек сайларга?
Көннәр бераз җылыта башлау белән, авылларда йомырка тавыклары сата башлыйлар. Элек кенә ул кечкенә чебеш сатып алып үстерү яки тавык астына йомырка салып чыгару бар иде. Хәзер бу гадәтләр онытылып бара. Хәер, аның тавыклары да элеккеге кебек кыртламый инде. Чеби чыгарудан алар да бизеп бара.