14 июнь 2019 яңалыклары
-
"Ел табибы" бәйгесендә Татарстан Президенты бүләген Зәңгәркүл авылы табибы алды
Зөлфия Шакировага LADA Granta машинасы эләкте.
-
“Ел табибы – Ак чәчәкләр" бәйгесендә “Елның медицина хезмәткәре” исеме билгеле
Ул – “Яңа Чишмә район үзәк хастаханәсе” Чуваш Чабаксары фельдшер-акушерлык пункты мөдире Любовь Гуслярова.
-
«Изге Болгар җыены» дини җырлар, мөнәҗәтләр һәм бәетләр концерты белән ачылачак
Бәйрәм иртәнге 8дә дини музыка концерты белән башланып китәчәк. Анда республика иҗат коллективлары һәм солистлар катнаша.
-
КФУ профессоры: Киләсе атнада Казанда эссе көннәр башлана
РФ Гидрометеоүзәге фаразлавынча, алдагы көннәрдә төбәктә яңгыр явуы көтелә.
-
Тормыш авырлыклары аша
Теләчедә гомер итүче Хәбир Хәлиловка 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Нурмөхәмәтов рәислегендә район җитәкчеләре тәбрик итте.
-
Казанда Әлфия Авзалова яшәгән йортта истәлек тактасы ачылды
Мемориаль такта җырчының 2002 елдан алып вафатына кадәр яшәгән йорты диварына – Туфан Миңнуллин урамы, 8а йорты адресы буенча урнаштырылган.
-
Казан укучысы БДИга телефонын гипска яшереп алып керә
«11 сыйныф укучысының имтихан вакытында гипслы кулында яшерелгән телефоны шалтырый,» — дип хәбәр итә Татарстанның мәгариф министрлыгы.
-
Елаудан шешенеп беткән "Болгар кызлары" солисты Айгөл элеккеге ире балаларын кайда алып китүен әйтте
"Болгар кызлары"ннан булган Айгөл Зәйнуллина элеккеге ирен җырчыга янап, газ баллоны белән куркытып, балаларны алып качуда гаепли. Айгөл уллары Тамерлан һәм Әмирханның әтиләре белән Казахстанда Кушмурун бистәсендә булуын ачыклый алган.
-
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Хәләлдән акча эшләмибез”
Башкалабызда X бөтенроссия татар дин әһелләре җыены бара. Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашып, милләтебез, өммәтебез алдында торган җитди мәсьәләләргә мөнәсәбәтен сораштык.