15 июль 2018 яңалыклары
-
Витамин аптекада түгел, ә...
Кешелек дөньясы табигый ашап торганда, туңдырылган ит, консерв-варенье, ак ипи, булка-печенье көндәлек ризыкка әйләнгәнче, витаминнар турында белү мөһим булмаган. Ризыкның табигый көчен югалтуы, төрле өстәмәләр белән баетылуы витаминнар турында искә төшерергә мәҗбүр итә.
-
Силуанов пенсия реформасы булмаган очракта пенсияләрнең кимиячәге турында сөйләгән
Әгәр дә пенсия реформасы үткәрелмәсә, 2030 елга картлык буенча пенсия пенсионерның элеккеге хезмәт хакына карата 33тән 20 процентка кадәр кимиячәк, дип белдергән Россиянең беренче вице-премьеры - финанс министры Антон Силуанов “Познер” программасы эфирында. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
-
Илсөя Бәдретдинова туган авылында бәйрәм оештыра
Танылган җырчы Илсөя Бәдретдинова туган авылы- Лениногорск районы Иске Шөгер саласында бәйрәм оештыра. Бу хакта җырчы социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә хәбәр итә.
-
Мәет юган суны кая ташларга?
Күптән түгел якын туганыбыз вафат булган иде. Аны соңгы юлга озатканда бик күп йолалар үтәргә туры килде. Бу уңайдан берәү бер төрле киңәш бирә, берәү алай эшләргә ярамый ди. Каршылыклы да, аптырап, югалып та каласың.
-
Рәнҗеш ала күрмәгез
Кадерле редакция! Сезнең белән үземнең сагыш-борчуларымны уртаклашасым килә. Башкаларга гыйбрәт булсын, сүзләрен уйлап әйтсеннәр дип язам бу хатымны.
-
Франция җыелма командасы футбол буенча дөнья чемпионатында беренче урынны алды
Франция җыелмасы тарихта икенче мәртәбә футбол буенча дөнья чемпионы булды. Бүген Хорватия җыелмасы белән уздырган матч 4:2 исәбе белән тәмамланды.
-
Әлфия Авзалова фестивалендә җиңүче Лилия Хәнипова: "Сукырларга зур сәхнәгә менү авыр"
Күптән түгел Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестиваленең төбәкара бәйгесендә җыр юнәлешендә беренче урынга лаек булганнарның берсе, тумыштан сукыр 20 яшьлек Лилия Хәнипова "Гөлҗамал" җырын башкарып тамашачыны таң калдырды. Чаллы кызы Лилия бүгенге көндә мөмкинлекләре чикле булган сәләтле кешеләргә музыка өлкәсендә үз-үзләрен табу кыенлыклары турында сөйләде.
-
Камал театры артисты Эмиль Талипов... никах укыткан!
Күп кызларның төн йокыларын качырган Камал театры артисты Эмиль Талипов башлы-күзле булган. Ниһать, ул да никах укыткан. "Кәләш - Казан кызы Илсөяр. Табиб булып эшли", - дип яза журналист Сөмбел Гаффарова "Сөембикә" журналына
-
Рус хатыны 70 кешелек татар авылында Фирдүс Тямаевны чакырып Сабан туе ясаган (ФОТО)
Губанкүл – Елховка районының кечкенә бер татар авылы. Рәсми рәвештә анда җитмешкә якын кеше теркәлгән, ә даими яшәүчеләр саны аннан да ким. Шуңа да бер ел элек бу авылда гөрләтеп Сабан туен үткәрүгә күпләр гаҗәпләнгән иде. Күп чыгымнар таләп ителү сәбәпле, милли бәйрәмебезне кайбер зур авыллар да үткәрә алмый бит
-
Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм боз булачагы турында кисәтә
Иртәгә, 16 июльдә, Татарстанда урыны белән, шул исәптән Казанда да, төнлә һәм көндез кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә. Боз явуы ихтимал. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.