16 июль 2016 яңалыклары
-
Татарстандагы бер мәктәпнең түбәсен алып аткан
Бу хәл Буа районының Яңа Чәчкап авылында булган. Яңа Чәчкап авылы мәктәбенең түбәсен җил алып аткан. Бәхеткә, зыян күрүчеләр булмаган. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, 400 квадрат метр мәйдандагы түбә алып атылган, тагын 200 квадрат метр мәйдандагы түбәгә зыян килгән. Интертат
-
Кичә Буада машинада газ баллоны шартлаган (+фото)
Гадәттән тыш хәл кичә, 15 июльдә, көндезге сәгать 3ләр тирәсендә булган. Буада Вахитов урамындагы бер кибет яныннан ерак түгел урында "Ниссан" автомобиле шартлаган. Беренче фаразлар буенча, машинада газ баллоннары булган. Шуларның берсе шартлаган, дигән фараз бар. Районның ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтеннән җиткерүләренчә, машина хуҗасы - 1961 елгы ир-атны хастаханәгә, хирургия...
-
Камил Сәмигуллин “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен җитәкли, ә мөфти кем булыр?
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Казандагы "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен җитәкли башлады. Уку йортының элеккеге директоры Наил Яруллин үз теләге белән бу вазифадан баш тарткан. Әйтергә кирәк, Камил Сәмигуллин мәдрәсәне җитәкләве белән бергә мөфтият эшчәнлеген дә алып барачак. Үз вакытында мөфти булып эшләгән Галимҗан Баруди да "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен...
-
Бүген төнлә Төркиядә хәрбиләр баш күтәрергә омтылыш ясый, бәрелешләр була, корбаннар да бар
Бүген төн дәвамында Төркиядән начар хәбәрләр килеп торды - хәрбиләрнең бер өлеше баш күтәргән, властьны үз кулына алырга омтылыш ясаган. Хәзерге вакытта переворот омтылышы бастырылган, баш күтәрүчеләрне күпләп кулга алалар, дип хәбәр итә мәгълүмат агентлыклары. Кызганыч, корбаннар да күп булган, әлеге сәгатькә 90лап һәлак булучы, 1000 нән артык яраланучы турында...