16 октябрь 2017 яңалыклары
-
Табиблар чәч буяуның яман шеш авыруы белән ни дәрәҗәдә бәйле булуын ачыклаган
Чәчне елга алты тапкырдан да артык буяу күкрәктә яман шеш авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Бу хакта Лондон Princess Grace Hospital хастаханәсе профессоры Кефан Мокбел җиткергән, дип хәбәр итә "РИА Новости" мәгълүмат агентлыгы The Times порталына сылтама белән. Табиб күкрәктә яман шеш булган авырулар тарихын өйрәнгән һәм чәчләре буялган хатын-кызларда бу...
-
Чистай шәһәрендә кул көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге булып узды.
3-15 октябрь көннәрендә Чистай шәһәрендә кул көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге булып узды. Барысы 15 команда, 400 гә якын спортчыны үзенә алган ярышларда тренер Кыямов Айрат Әхмәт улы җитәкчелегендә Теләче районы командасы да катнашты. 1,2,3 урыннарны яулаган спортсменнар Түбән Новгород шәһәрендә узачак Идел буе федераль округы Беренчелеге һәм...
-
Татарстан беренчелегенә 2003-2004 елгы егетләр арасында Алексеевск бистәсендә волейбол ярышлары булып узды.
12-14 октябрь көннәрендә Алексеевск бистәсендә Татарстан беренчелегенә 2003-2004 елгы егетләр арасында волейбол ярышлары булып узды. Әлеге бәйгедә "Теләче" балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары Әгъзәм Зәкиев, Рәшит Габделхаев җитәкчелегендә Шәтке, Теләче һәм Иске Җөри урта мәктәбләре егетләр җыелма командасы катнашты. Волейбол уенында 13 команда катнашты. Үзебезнең группада очкалар буенча Теләче...
-
Туңдырма тәмле генә түгел, ә файдалы да
Күпләр туңдырманы тәмле булганы өчен генә ярата, чынлыкта аның файдасы да бар икән. Туңдырма сөттән яки каймактан ясала, шуңа да алар аны фосфор белән кальцийга баета. Әлеге микроэлементлар сөякнең ныклыгы өчен кирәк. Әлеге тәм-томда шулай ук магний белән калий бар, алар йөрәк мускуллары эшчәнлеге өчен мөһим. Пломбирда В2 витамины барлыгы...
-
Районыбызда бүген “Агач утырту көне” узды
2017 елның 7 октябрендә табигатьне саклау буенча "Урман атнасы-2017" республика акциясе старт алды, аның оештыручысы булып ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тора. Акция урман ресурсларын саклау, яңадан җитештерү проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатларында, шулай ук "Яшә, Урман!" россиякүләм акциясе кысаларында үткәрелә. Теләченең Сабантуй болынында бүген предприятие хезмәткәрләре агачлар утырту белән...
-
Теләче мәктәп укучылары квест-уенда катнашты.
13 октября 2017 года Тюлячинское местное отделение ТРО ВОО «Молодая Гвардия» провело на базе Тюлячинской средней общеобразовательной школы квест «Курс молодого гвардейца». Квест был направлен на ознакомление учеников школы с принципами Гвардии и проектами, которые Гвардия реализует на территории Республики и России в целом. Команды прошли площадки Дерзость и Доверие,...