17 сентябрь 2022 яңалыклары
-
«Кросс Татарстана-2022»
Бүген, ягъни 17 сентябрь көнне Теләче авылы стадионында «Татарстан кроссы-2022» - йөгерү буенча массакүләм ярышлар узды.
-
«Чыты Мишә буйлары, тынмый гармун моңнары» дип исемләнгән гармунчылар фестивалендә
Питрәч районы Чыты авылында Әдгәм Хатыйп исеменә багышланган «Чыты Мишә буйлары, тынмый гармун моңнары» дип исемләнгән гармунчылар фестивалендә, мәдәният хезмәткәрләре Гүзәлия Җамалиева һәм Әклимә Магъдиева җитәкчелегендә, Аланнан Гатият Шугаипов, Караширмәдән Сәйдәш Корбанов һәм Айрат Рахматуллин уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
Урман хуҗалыгы хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз
Хөрмәтле урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре! Шушы тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз!
-
Хезмәт хакын арттыралар. Күпмегә?
Күпләр аз дип канәгатьсезлек белдерә.
-
Эшләүче пенсионерга нәрсә тиеш?
Россия Пенсия фондының Татарстан идарәсенең матбугат җитәкчесе Альбина Никандрова җавап бирә.
-
Антибиотикларны ничек эчәргә?
Даруны табиб белән киңәшләшкәч кенә эчәсе! Үз белдеге белән дәваланырга яратучыларны белгечләр шулай дип кисәтә. Ник дигәндә, тормышыбызга коронавирус зәхмәте үтеп кергәннән бирле, белер-белмәс дару эчүчеләр саны бермә-бер арткан. Соңгы арада хәтта аз гына авырый башлауга, коронавирус булмагае дип куркып, үз белдеге белән антибиотик эчүчеләр дә күбәйгән. Монысы тагын да хәтәррәк, ди белгечләр. Ник дигәндә, антибиотик – гади генә дару түгел, аны эчкәндә аеруча сак булырга кирәк.
-
День Наследников Татарстана – “СТАРТ -22”
Союз Наследников Татарстана был организован 15 сентября 1990 года. По традиции каждый год в этот праздничный день ряды детской организации всей Республики Татарстан пополняются новыми участниками.На днях во всех детских учреждениях нашего района прошли праздничные мероприятия, посвященные ко Дню рождения наследников Татарстана.
-
Бүген Теләче стадионында “Татарстан кроссы - 2022” чарасы узачак
Укучы балаларны теркәү вакыты - 9.00, олыларныкы 11.00 сәгатьтә. Укучы балалар ярышы - 10.00 сәгатьтә, өлкәннәр ярышы - 11 сәгать 45 минутта башлана. Чара тантаналы шартларда 11 сәгать 30 минутта ачылачак.