18 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
“Фәрит белән Ландыш яратышып яшиләр. Балалар да шулар үрнәгендә үсә”
Инстаграмда иң көтеп алына торган видеоларның берсе Ландыш Нигъмәтҗанованың балалары катнашындагы видеолар. Бигрәк тә кызы - Ләйләне ярата халык. Хәзер балалар катнашындагы видеоларда әти кеше - Фәрит Таишевны да күрергә мөмкин. Инстаграмчылар әлеге күренешне дә бик нык үз итте. Видео астына берсеннән-берсе җылы сүзләр калдыралар. Менә кемнәр үрнәгендә бала тәрбияләргә...
-
Татлы ризык-Маффинны (рецепт)
Маффинның ватаны - Англия. Аны күпләр кекска охшаган дип ялгыша, маффинның камыры тыгыз һәм авыррак була. Камыр өчен:150 грамм шикәр комы,150 грамм маргарин яки ак май, 1 кап ванилин, 3 йомырка, чама белән он.Камыр куе каймак кебек булырга тиеш. Махсус формаларга салып өсте килгәнче мичтә пешерергә. Маффиннар суынгач, өстен теләгәнчә...
-
2013 елдан Татарстанда 126 ветеринария клиникасы төзелгән
Диана Авакян . 2013 елдан башлап Татарстанда 296,1 миллион сумга 126 ветеринария клиникасы төзелгән. Шулай ук дүрт елда республикада ветеринария хезмәте һәм авыл хуҗалыгы идарәләре өчен 191 бина ремонтланган. Бу эшләргә 230 миллион сум акча тотылган. 2018 елда Баш ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләрнең 27 бинасын һәм авыл хуҗалыгы идарәләренең 15...
-
«Сине бүтән күрергә язмасын», дип әйтеп салды һәм кинәт… [гыйбрәт]
Инде төн уртасы узып бара, ә аның күзләренә йокы кергәне юк әле. Өйдә берьялгызы, борчуын уртаклашыр кешесе дә юк бит, ичмаса. Инде үз гаиләләрен корып яшәүче балаларына чылтыратыр иде дә, бу вакытта ничек борчыйсың аларны… "Ни булган дип торабыз! Шуның өчен уятмасаң, бу хакта йөз тапкыр сөйләшенгән бит инде, әни!"...
-
2018 ел - Татарстан Республикасында бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстой елы дип игълан ителде
2018 ел - Толстой елы 2017 елның 21 сентябрендәТатарстан Республикасы Президенты тарафыннан чыгарылган № УП-832 нче номерлы Указ нигезендә 2018 ел - Татарстан Республикасында бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстой елы дип игълан ителде. Еллык Лев Николаеич Толстойның тууына 190 яшь тулу уңаеннан һәм Толстойлар гаиләсенең Казан белән бәйле тыгыз...
-
Иске Җөри авылы китапханәсендә “Безнең хыялларда Мәрҗани күләгәсе” исеме астында китап күргәзмәсе куелды.
16 январь көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә, Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан "Безнең хыялларда Мәрҗани күләгәсе" исеме астында китап күргәзмәсе куелды. Шиһабетдин Мәрҗани - мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, энциклопедик галим, реформатор, күпкырлы шәхес. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә,...
-
Фирдүс Тямаевны тетрәндергән, Гөлсиринне елаткан, Ришат Төхвәтуллинның күңелен чистарткан - нәрсә ул?-Интертат.ру
Автор: Эльвира ШАКИРОВА Бүгенге көндә китап уку - сирәк күренеш, әмма китап укыган кешенең теле бай, акыл дәрәҗәсе югары була, диләр. Һәрвакыт халык белән элемтәдә булган артистлар өчен мөһим бу. Без җырчыларга "Соңгы укыган китабыгыз нинди?" дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. Ришат Төхвәтуллин: Соңгы вакытта берничә тапкыр Әнгәм Атнабаевның шигырьләр...