20 декабрь 2015 яңалыклары
-
19 декабрь көнне узган "Татар җыры-2015" лауреатлары (видео)
Сезнең игътибарга быелгы "Татар җыры"ның лауреатлары исемлеген һәм шул исемлектән 5 җырның видео-язмасын тәкъдим итәбез (әлеге видеолар "Татар җырыннан" түгел, ә YouTube хостингындагы төрле каналлардан алынды) . Калган җырларны акрынлап башка көннәрдә куярбыз. "Иң яхшы альбом" (ир-ат җырчылар арасында) номинациясе - Айрат Сафин "Сагындым авылымны" җыры белән "TMTV каналының махсус...
-
15 декабрь көнне Лесной бистәсендә сәхнәләштерелгән Боз озату йоласыннан фоторепортаж
"Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" исемле фестиваль кысаларында районыбызның һәр авылында диярлек концерт-тамашалар куелды. Әлеге тамашаларда авылларның үзешчәннәре халкыбызның төрле борынгы йолаларын сәхнәләштереп күрсәттеләр. Концертлар һәр авылда үзенчә кызыклы һәм үзенчәлекле, кабатланмас булып чыкты. Аулак өйләрне шактый авыл сәхнәләштерде, ә менә Лесной бистәче үзешчәннәре оригиналь идеяне тормышка ашырганнар - алар Боз...
-
Таң алдыннан һәлакәт: Чаллыда җәяүле ике кызны машина бәрдергән
Юл-транспорт һәлакәте бүген 4:50 сәгатьтә - Чаллыдан 12 чакрым ераклыкта, урман юлында, килеп чыккан. Ачыкланганча, ике кызның ял базасыннан җәяүләп шәһәргә кайтышы булган. Алар, кул күтәреп, узып баручы машинаны туктатырга теләгән. Әмма һәлакәт килеп чыккан - автомобиль җәяүлеләрне бәрдергән. Кызларның берсе урында ук үлгән, дип хәбәр итә "Челнинские известия". Ашыгыч...
-
Волгоградта торак йортта шартлау булган: теракт түгел
Волгоградтагы тугыз катлы йортта булган шартлау аркасында кимендә ун кешенең сәламәтлегенә зыян килгән, диелә. Җәрәхәт алучыларның барысы да хастаханәгә озатылган. Сәламәтлегенә зыян килүчеләр арасында өч бала да бар. Барысының да хәле уртача авырлыкта һәм тотрыклы, дип әйтелә. Шәһәрнең Космонавтлар урамындагы йортта шартлау бүген төш вакытында булган. Торак йорт бераз җимерелгән,...
-
Сәйдә Мөхәммәтҗанова җырлый торган "Су буйлап" җырына төшерелгән яңа клипны карап узыгыз
Яшь, талантлы җырчыбыз Сәйдә Мөхәммәтҗанова "Су буйлап" җыры белән федераль каналда чыгыш ясап, татарча моңны бар Рәсәйгә тараткан иде. Инде менә әлеге җырга клип та төшергәннәр, бик матур, мәгънәле клип булып чыккан, рәхим итеп карагыз: Видео өчен Мәйдан TV каналына рәхмәт
-
Республикакүләм театр сәнгате конкурсында Олы Мәтәскәнең "Балкыш" балалар театры уңышка иреште
12 декабрь көнне Саба районы мәдәният йортында Шәүкәт Биктимеров исемендәге 4 нче республикакүләм театр сәнгате конкурсы булып үтте. Анда Олы Мәтәскә мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Балкыш" балалар театр берләшмәсе дә катнашты һәм 3 нче дәрәҗә Диплом, акчалата премия белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Районыбызның яшь спортчыларын Казанда Кыш бабай һәм Кар кызы котлады
15 декабрь көнне Казанда "УНИКС" спорт һәм күңел ачу үзәгендә 15 нче "Татарстанның спорт өметләре" дип исемләнгән Яңа ел кичәсе булып үтте. Анда 2015 елда иң нәтиҗәле чыгыш ясаган яшь спортчыларны һәм тренер-укытучыларны тәбрикләделәр. Әлеге чарада катнашу өчен безнең районнан Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Динар Гыйниятуллин белән...