11 февраль 2015 яңалыклары
-
Мәтәскәдә хоккей турниры
7 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы хоккей тартмасында хоккей турниры үтте. Олы Мәтәскә урта мәктәбе администрациясе оештырган турнирда Алан, Теләче, Үзәк, Шәтке, Олы Мәтәскә урта мәктәбе командалары катнашты. Нәтиҗә түбәндәгечә: 1 урын - Шәтке мәктәбе, 2 урын - Теләче мәктәбе, 3 урын - Олы Мәтәскә мәктәбе командалары.
-
Туташлар һәм ханымнар
15 февраль көнне Теләченең "Ихлас" мәчете мәдрәсәсендә туташлар һәм ханымнар өчен "Хатын-кызның гаиләдәге роле" дип исемләнгән чара үтәчәк. Биредә гаилә серләре, ир белән хатын, килен-каенана мөнәсәбәтләре, бала тәрбияләү кебек актуаль темалар буенча аралашу, фикер алышу булачак. Чарада катнашырга теләге булганнар 13.00 сәгатьтә мәдрәсәгә килә ала. Олы Нырсыда - театр «Күптән...
-
Генерал үстергән Ана!
4 февраль көнне Теләче авылында гомер кичерүче Смирнова Зоя Петровна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны олугъ бәйрәме белән тәбрикләргә Теләче авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәмидуллин, Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин килде. Алар Зоя Петровнага РФсе Президенты В.В.Путин исеме белән юлланган һәм район башлыгы Илдус Зарипов исеменнән...
-
һәр авылда төрле әттәхият
Айдар авыл җыены башланганчы, авыл халкы, район җитәкчелеге яңа төзелгән хоккей тартмасын ачуда катнашты. Киләчәктә Айдар авылының да үз хоккей командасы булыр.
-
Бер күрешү - бер гомер
Шөкер, районыбыз талантларга бай төбәк. Бер ай элек кенә районыбыздан чыккан сәнгатькәрләр зур концерт куеп киткән булса, узган шимбәдә район мәдәният йортына халык белән очрашуга чакырулы булган бертөркем якташ язучыларыбыз кайтып төште. Сәбәбе дә бар: моннан бер ай элек кенә илбашы Владимир Путин фәрманы белән игълан ителгән әдәбият елы башланып...
-
Ил белән узыштык
8 февраль көнне республикакүләм "Татарстан чаңгы юллары" ярышы булып үтте. Әлегедәй зур спорт бәйрәме безнең районда да узды. Күңелләрдәге бәйрәм һәм шатлык рухы ярышларны ачу тантанасында да ачык чагылды.